Илнар Сәйфиев Татар тудейга: Алла теләсә, «Талбишегебез» янәдән тирбәлә башлый

Җырчы Илнар Сәйфиевның гаиләсендә күңелле яңалык көтелә: тиздән Илнар икенче тапкыр әти булачак! Бу хакта ул Татар Тудей хәбәрчесенә сөйләде. //Tatar Today//

«Табиблар әйтүенчә, сабыебыз май ае ахырында яки июнь ае башында туачак, Алла теләсә. Малаймы, кызмы икәнен бала тугач та хәбәр итәрбез. Нарасыйга инде исем дә уйлап куйдык. Кызыбыз Ләйләгә 1 июнь көнне 3 яшь тулачак, Алла боерса. Ул биергә, җырларга бик ярата. Сәләтле бала икәне күренеп тора. Җыр-бию юлыннан китсә, каршы килмәячәкмен, үзе ничек тели, шулай булачак», дип белдерде Татар Тудей хәбәрчесенә Илнар Сәйфиев.

Билгеле булганча, 22 апрель көнне Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиевкә 35 яшь тулачак. Җырчы юбилеен 23 апрельдә «Пирамида»да иҗатташ дуслары белән бергә үткәрергә җыена. «Быел иҗатыма, шул исәптән «Талбишек» җырына да 15 ел тула. Хәзерге вакытта концертка әзерлек эшләре бара. Бәби көтү сәбәпле, тормыш иптәшем Ләйсән концертта булмаячак», диде Илнар Сәйфиев.


Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле