Театр яратучылар колагына: «Нәүрүз» фестивале яңа репертуар әзерләгән

-- Гузель

5-9 июньдә Казанда төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасында Россия, Казахстан һәм Эстониядән  килгән 18 театр урын ала. Казанда спектакльләр Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм «Әкият» курчак театрында күрсәтеләчәк. Фестиваль нидән гыйбарәт соң, белик әле. //Tatar Today//

«Нәүрүз»нең төп максаты — Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларының мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. XIII «Нәүрүз» афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 18 спектакле кергән.  Алдагы «Нәүрүз» Казахстанга багышланган булса, быел ул Якутия театр сәнгате эгидасы астында узачак. 

Фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора: монда чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә урын алган. Катнашучы спектакльләрнең режиссерлары арасында таныш исемнәр дә бар: Сергей Потапов, Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар. Фестиваль 400дән артык катнашучы җыячак.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Бәйле