Илназ Гарипов «Ятим бала»ны «әниле» итә [видео]

-- Гузель

Шушы көннәрдә автор-башкаручы Илназ Гариповның үзе язган «Ятим бала» җыры хәзер Илсөя Бәдретдинова дуэты белән берлектә чыгачак. Алар инде җырга «яңа сулыш» өреп, студиядә яздырган. Илназ Гарипов «Ятим бала»ның килеп чыгу, язылу тарихы белән бүлешә. //Tatar Today//

Артист әйтүенчә, ул жырны Арча педагогия көллиятендә укыгында Лилия Габдрахманова сүзләренә язган булган. Үзенең беренче (сольный) концертында «Ятим бала» ны үзе генә башкарган. Аннан Казанда үткән икенче концертында, шулай ук дуэтлар белән чыгыш ясаган концертта ул Илсөя Бәдретдинова белән бергә башкарылган вариантын халыкка чыгарырга булган.

Әле күптән түгел генә Илназ Гариповның әнисе фани дөньялардан китеп барган иде… Бу аның өчен зур югалту булды. Җырчы белән халык бергә сыкранды, борчылды, кайгысын уртаклашырга теләде… Шуңа да, җырда үзәк урынны алып торган ятимлек темасы, кызганычка каршы, Илназ Гарипов өчен чит түгел. Ул үзе дә шушы ук фикердә.

«6 яшьтә әтиемне югалттык. Әни белән әби мине һәм абыемны тәрбияләп үстерделәр. 35 көн элек әниемне җирләдек. Ятимлек темасы миңа чит түгел. Бәлки, «Ятим бала» шуңа күрә язылгандадыр», дип әйтә.

2-3 көн дигәндә, Илназ Гариповның үзе генә башкарган җыры Илсөя Бәдретдинова белән яздырган вариантында көтелә. Тамашачылар күңелләргә уелып керә торган, сүзләренә тетрәндергеч мәгънә салынган «Ятим бала» җырын дуэт буларак яңача кабул итәр кебек тоела.

Бәйле