Яшьли өзелгән гомер: Таиландтан кайтучы яңа гына өйләнешкән пар фаҗигасе [фото]

-- Гузель

20 апрельдә Питрәч районында һава шартлары бозылу нәтиҗәсендә куркыныч юл һәлакәте була. Кызганычка каршы, һәлакәт аркасында берничә гомер өзелә. Chevrolet’ка йөк машинасының тагылмасы килеп төшкәч, ике кеше җан бирә, икесе авыр халәттә хастаханәгә озатыла. //Tatar Today//

Җиңел машинада ширбәт аеннан Таиландта ял итеп кайткан яңа гына өйләнешкән пар һәм аэропорттан каршы алырга килгән әти-әниләре була. Яшьләргә 23-әр яшь, артта утыручы ханымга 58 яшь һәм руль артындагы кешегә 49 яшь була. Яшь ир-ат, машина йөртүче вафат булалар, ике хатын-кыз да исән кала.

Юл һәлакәте нидән килеп чыккан соң? «ГАЗ» машинасын йөртүче борылышта сак булмыйча  Freightliner тагылмалы йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, аның тагылмасы өзелеп, каршы юлга ыргыла һәм җиңел машина өстенә барып төшә.

«Хатыны белән Таиландтан ял итеп кайткан Сергей Кулагинны Удмуртиягә өйгә кайтырга дип, әти-әнисе аэропорттан каршы ала. Нәтиҗәдә, алар өйгә кайтып җитә алмый..», дип язылган ВКонтактедагы «Казань. Мертвые страницы» төркемендә.

Бу аяныч юл һәлакәтендә зарар алганнарны, зур югалту кичергәннәрне Ходай ярдәменнән ташламасын!

 

Бәйле