«Мин татарча сөйләшәм»нең «кухня»сы нинди? [яшьләр акциясе]

-- Гузель

19 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында чара активистлары белән очрашу узды. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әзерлек гөрләп бара. //Tatar Today//

Тарихи чарада катнашырга килгән яшьләрнең саны быел 30га җиткән. Шунысы куанычлы: элек акциядә катнашырга дип, күбрәк татар теле һәм әдәбияты, тарихы, татар журналистикасы факультетларыннан килсәләр, быел КАИ, КНИТУ, КФУның математика һәм механика институты студентлары да чараны оештыруга үз өлешләрен кертергә теләгәннәр.

Активистларның барысы да татарлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдерүенчә, бу бер яктан бик әйбәт. Ләкин шул ук вакытта алар арасында чит ил, хәтта күрше Башкортстаннан да килүчеләр булмавы бераз кәефне төшерә икән.

Очрашу барышында киләсе җиде көн эчендә активистлар алдында торачак максатлар билгеләнде. Беренче эш итеп егетләр һәм кызлар Казанда ике теллелек сакланамы, яисә юкмы икәнлеген тикшерергә тиеш. Шәһәр урамнарындагы игълан такталарында русча белән беррәттән татарча мәгълүмат та бармы? Булса, хаталы түгелме? Акция нәтиҗәләре 26 апрельдә билгеле булачак, “җиңүче”гә исә “Тяжело с татарским” антипремиясе биреләчәк.

Шулай ук, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе активистларын шәһәр урамнарында да күреп булачак. Тиздән алар башкала халкының татар телен белү, белмәүләрен тикшерәчәкләр. Әгәр кеше ике телне, ягъни рус телен дә, татар телен дә камил белә икән, аңа бүләк биреләчәк. Ә татарча белмәүче, әмма өйрәнергә теләүчеләргә махсус буклетлар таратылачак. Оештыручылар казанлыларны һәм башкала кунакларын чарада актив катнашырга һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга чакыра.

Исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә сәгать 16:00 Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр чыгарылачак һәм татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре гала-концертта чыгыш ясаячак.

Раилә Вәлиуллина

Бәйле