Чаллы мәктәп директоры интернетны «шартлаткан» [видео]

-- Гузель

Шушы көннәрдә Чаллының 38 мәктәп директоры Александр Деулин интернет йолдызына әйләнә. Үзенең видеоблогын ачып җибәреп, ул Ютюбка беренче видеосын урнаштыра. Ул анда «МС Баклажан» ролендә. Ике көн эчендә директорның блогын дүрт меңгә якын кеше карый. //Tatar Today//

Үзе турында Александр Деулин креатив кеше ди, ләкин әлеге вакытка кадәр видеоблогер булмаган. 

Видеоның үз тарихы бар. Мәктәптә «МС Баклажан» дигән ШТК төркеме булганга төшерелгән икән ул. Шуңа күрә, ШТК төркемнәре арасында шәһәркүләм бәйгедә «МС Баклажан» төркеме беренче урынны алган.

Ләкин директор хәзер үзенең видеоблогын дәвам итәргә җыена. Әмма бу юлы, ул икенче карашта, җитди темалар күтәрергә булган.

 

Бәйле