«Гамлет»ны яттан сөйләүче 4 яшьлек татар малаен Максим Галкин үзенә чакырган [шаккаттыргыч]

-- Гузель

Казан егете Арслан Сибгатуллинны Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруына чакырганнар! Бу хакта безгә Арсланның әнисе, Г.Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина сөйләде. //Сабантуй//

– Арслан узган ел ук “Гамлет” монологын өйрәнгән иде. Камал театрында узган “Тантана, фестивалендә дә шуның белән чыгыш ясады. Ул көнне Арслан әлеге кичәнең герое булгандыр. Сәхнәгә генә өч тапкыр чыкты, хәтта номинация героен да игълан итәргә алынды. Бәйрәм тәмамланганнан соң, актерлар да, гади тамашачы да яныбызга килеп: “Сезгә Галкинга барырга кирәк, ул сезне көтә”, – дип кат-кат соклану хисен белдерде, – дип искә ала Гүзәл.

Иң кызыгы, Арсланның чыгышын интернетан күреп, икенче көнне үк “Беренче канал”дан шалтыраталар һәм “Лучше всех” тапшыруына кастингка чакыралар. Бер атна уйлаганнан соң, Гүзәл Сибгатуллина улы белән шунда китә. Арслан мәскәүлеләрнең дә мәхәббәтен бик тиз яулап ала.

– Тукайның “Туган тел” шигырен укыды, оештыручыларга бик ошады. Әлеге программа хәзер җәйге ялга китә. Аларның тапшыруында “Гамлет” өч тапкыр укылганга күрә, бик теләсәләр дә аны яңадан яңгырата алмыйлар. Шуңа күрә, безгә башка номер биреп, әзерләнергә куштылар. Һәм кабат кастингсыз гына тапшыруга дәштеләр.

Арслан Мәскәүдә Останкино телестудиясендә

Бәйле