ДЦП белән авыручы Гөлназ: «Бәхетле булганыма сөенәм. Яраткан ирем, улым бар» [язмыш]

-- Гузель

ДЦП белән авыручы балалар турында еш язабыз. Сабыйлары белән бергә ничек интеккәннәрен әти-әниләре үзләре генә белә. Әмма ничек тә авырлыкларны җиңәргә, баласын аякка бастырырга тырышалар. Казанда яшәүче Гөлназ Баһаутдинованың әти-әнисе дә кулларын салындырмаган, кызларын савыктыру өчен көчләрен кызганмаган. //Ватаным Татарстан//

Үҗәтлек, сабырлыклары юкка чыкмаган – Гөлназ буй җитеп, гаилә корган. Ире Рафис та – ДЦП диаг­ноз­лы ир-егет. “Булачак ирем бе­лән Казандагы 4 нче мәктәп-интер­натта укыганда таныштык. Әмма мин монда озак укымадым. Ни­гәдер бу мәктәпне үз итә алмадым. Шуңа күрә укуымны тәмам­ла­мый­ча китеп бардым. Әмма араларыбыз өзелмәде. Насыйп булгач, Рафис белән барыбер бергә булдык, – дип сөйли Гөлназ. – Ул көйләр яза. Ә мин фортепьянода уйнарга яратам. Моң да якынайтты безне. Дуслашып йөри торгач, Рафисны бик яратканымны аңладым. Ул да мине яратканын, миннән башка яши алмаганын яшерми иде. Очрашып йөри торгач гаилә корырга булдык. 2014 елның декабрь ае иде”.

2016 елда аларның уллары Хәсән туа. “Бала тугач, баштарак кыен булды. Үзебезгә дә кайчак яр­дәм кирәк. Улыбызның төрле вакыты булды, төннәр буе йокламыйча елап чыгулар да күп иде. Әнә шул вакытта әти-әниләребез булышты. Аларга рәхмәт. Безне бала үстерү бәхетеннән мәхрүм ит­мә­деләр. Хәзер улыбыз үсте инде. Аны тәрбияләү авыр түгел, – дип сөй­ли Гөлназ. – Яраткан ирем янә­шәсендә яшәве рәхәт. Кайчандыр сау-сәламәт яшьтәшләрем кияүгә чыкканда кимсенеп тә кала идем. Ә хәзер мин башка дусларым кебек бәхетле булганыма, гаилә корганыма сөенеп туя алмыйм. Һәр ке­шенең бәхете үз кулында. Иң мөһиме, үз тиңеңне табып, килә­чәк­кә өмет белән матур итеп яшәргә кирәк”.

Бәйле