«Мин татарча сөйләшәм» чарасы оештыручылары «татар телен иң санга сукмаучы»ларны атады [видео]

-- Гузель

24 апрелдә 12 тапкыр үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» чарасы турында матбугат очрашуы узды. Очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәмәтова журналистлар биргән сорауларга җавап тотты. //Azatliq.org, Tatar Today//

Оештыручыларның берсе Римма Бикмөхәмәтова әйтүенчә, «Мин татарча сөйләшәм» чарасы кысаларында гадәттәгечә «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылачак. Быел татар теленең кулланылышы Казан муниципалитеты комитетлары һәм башкала район хакимиятләрендә тикшерелгән.

Казан башкарма комитетына караган барлык 29 комитет, идарә һәм район хакимиятләре тишкерелгән. Сайлап алу кысалары дүртәү. Беренчесе –элмә такталарның татар телендә хатасыз булуы. Икенчесе – ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү. Өченчесе – комитетларның сайтларында татарча мәгълүмат булу-булмау, аның вакытында яңартылуы. Дүртенчесе –карарларның, боерыкларның һәм башка норматив актларның татар телендә дә булуы.

Антипремиянең кемгә ташырылачагы 26 апрельдә билгеле булачак. Шулай да кайбер нәтиҗәләр билгеле. Район хакимиятләре арасында «татар телен иң санга сукмаучы» дип Совет районы хакимиятен атадылар.

Сайтлар да күпчелеге урыс телендә, татар телендә актуаль мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, диде форум вәкилләре. Норматив документларның да берничәсе генә татарчага тәрҗемә ителгән.

Яхшылар рәтендә Казан шәһәре думасы, Яңа Савин, Вахитов, Идел-буе районнары хакимиятләре аталды.

Татар телен санга сукмаучылар рейтингын 26 апрельдә bez.tatar сайтында да күрергә мөмкин булачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, башка елларда антипремия белән бүләкләнгән оешма вәкилләренең сәхнәгә менеп бүләкләрен алучылар булмаган. Алар «Мин татарча сөйләшәм» чарасына чакыруга битараф калган. Шул ук вакытта әлеге премияне алучы оешма-идарәләрдә уңай якка үзгәрешләр булуын да билеләп уздылар. Былтыр татар теле кулланылышы Татарстан министрлыклары арасында тикшерелгән иде. 2016 елгы антипремия интернетта эшчәнлекне ике дәүләт телендә алып бармаган Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә бирелде.

«Мин татарча сөйләшәм»нең йомгаклау чарасы быел да 26 апрельдә Бауман урамында сәгать янында узачак. Ул кичке дүрттә башланып, кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк.

Биредә ирекле татар музыкантлары концерты әзерләнә, татар телен хөрмәт иткән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылачак, төрле бәйгеләр дә каралган.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Азатлыкка чараның быелгы иң төп үзенчәлеге дип яшь архитекторларның «Мин татарча сөйләшәм»дә катнашуын атаган иде.

Бәйле