«Алты сыер арасыннан берсе аерылды да, урман кырыена карап мөгрәп җибәрде…» [сәер хәл]

-- Гузель

Безнең авылда көтүне чираттан көтәләр. Малы да күп түгел. 15 сыер, 50 сарык булыр. Көтү чираты безгә җитсә, мин көтәм. Безнең болын иркен. Болынның көньягында таллык, төньягында зирек, каен агачларга эчтәрәк аланлыгы, кырыйда буа бар. Көтү чиратын сагынып көтеп алам. Коръәнемне, кагыйдәләремне укырга, ятларга җиңел, рәхәт. Велосипедыма атланам да рәхәтләнеп йөрим. Беркем гаеп итми. Мин көтүне ташлап кайтырга тырышмый идем. //Безнең гәҗит//

Беркөн маллар су кырыена туплангач, өйгә кайтып килергә уйладым. Берәр сәгать үткәндер. Төшсәм, бер мал да юк. Велосипедыма атланып, таллыкка мендем. Маллар юк. Аста зирек агачлары янындагы аланлыкта 3-4 сыер күреп алдым. Барсам, алты сыер, калганнары юк. Сыерларны болынга куып чыгардым да үзем кире аланлыктан эчкә кереп киттем. Керерлекме соң, биек кара әрем, кычыткан, печән чабучы булмагач, басуларны мал ашамый торган үлән баса. 50 метр кердем. Бер мал да тапмыйча чыктым шушы алты сыерым янына. Еларга җитеп басып торам каян карарга инде дип.

Шушы алты сыер арасыннан берсе аерылды да урман кырыена карап басып мөгрәп җибәрде. Эндәшүче юк. Өч тапкыр кычкырды да эндәшүче, чыгучы булмагач, урман эченә үзе кереп китте. Мин йөргән сукмактан түгел, ә аланлыкның икенче агачлар кырыннан. Баксаң, аларның үз сукмаклары бар. Сыерның үзенең ияртеп йөри торган бозавы (тана инде ул) юк икән бит. Сыер алдан, мин артыннан укый-укый барам. Бер километр кергәнбездер – аланлык. Калган бар сыер, сарыклар шунда. Көтүемне куып алып чыккач, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, бер утырып еладым.

Икенче юлы көндезге намаз вакыты иде. Сөннәтен укыганда, сыерларым басуга таба китә башладылар. Сөннәтен укып бетергәч, сыерларны алып килдем. Намазымны укып бетерә язганда, сарыкларым китә башлады. Китсәгез китәрсез, барыбер укып бетерәм, дим. Намазымны укып төгәлләгәндә, сарыклар шактый ерак киткәннәр иде инде. Каяндыр килеп, миннән 300 метр чамасы еракта балыкчылар балык тотып утыра. Күз ачып йомган арада өермә килеп чыкты да, балык тотып утыручы хатынның пакетын күтәреп алып, сарыклар өстендә бөтерә башлады. Киткән сарыкларым куркышып сыерлар янына килеп кушылды. Йа Раббым, могҗизаларың чиксез, бәндәләреңне рәхмәтеңнән ташлама дип, дога кылдым.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Бәйле