«Мин яратам сине!» Чүпрәле, Саба, Чаллы, Кукмара, Дербышки кызлары ни әйтер? [видеоблогердан күзәтү]

-- Гузель

Алып баручы, видеоблогер Булат Абдрахманов Татарстанның төрле район һәм шәһәр кызларына күзәтү ясаган. «Мин яратам сине!» сүзенә нинди кыз ничек тәэсир итә бит. Кайберсе хуш килерлек шат булса, кайсы куркып та калырга мөмкин. Булат күзлегеннән Татарстан кызларының реакциясен карыйк әле. //Tatar Today// 

http://www.instagram.com/p/BTTU4g_Agox/?taken-by=bulat_bravo

  • «Матурым, мин сине яратам!»
  • Саба кызлары: «Беләсең килсә, мин «Приора»ларда утырып йөрмим. Без, Саба кызларына, бары тик «Мерседес» кына кирәк».
  • Кукмара кызлары: «Әллә синең «Девятка»ң бармы? Ай, син бай икән, малай!».
  • Балтач кызлары: «Нәрсә?» (кабартма ашаган килеш).
  • Чаллы кызлары: «Яратам дисеңме? (көлә) Минеме? (көлә)».
  • Дербышки кызлары: «Ай, юләр, юләр! Син кайда эләккәнеңне белмисең ахры әле».
  • Норлат кызлары: «Мин дә сине яратам! Ләкин син мине туйдырдың, гарык мин синнән!»
  • Чүпрәле кызлары: «Мин барысына да риза. Ләкин цәцәкле цокырыңнан цәй эчертмә һәм җенси мөнәсәбәтләр тәкъдим итмә».

Бу видеодан һәр кыз үзенә туры килгәнен табар ахры. Тумышы белән шул район-шәһәргә туры килмәсә дә.

Бәйле