Артистлар Гөлназ Шәрипҗанованың нинди хыялын тормышка ашырган?

Соңгы арада җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың тормышы күңелле вакыйгаларга баеды. Беренчедән, Гөлназ яңа тимер атлы булды: хәзер ул «BMW» машинасында җилдерә. Икенчедән, җырчы бизнес буенча Казанда үз офисын ачты. Өченчедән, узган атнада Гөлназ туган көнен билгеләп үтте. //Tatar Today//

«20 апрельдә миңа 28 яшь тулды. Туган көнемне яңа ачылган офисымда билгеләп үттем. Бала чирләгәч, әллә ни кәеф булмады, шуңа күрә зурдан кубып үткәрмәдек. Шулай да кайбер иҗатташ дусларым котларга килде. «Бәби сөябез» кызлары алтын эшләнмәләр кибетенә сертификат бүләк итте», дип сөйләде Татар Тудей хәбәрчесенә Гөлназ Шәрипҗанова.


Җырчы үзе әйтүенчә, бу бүләкне сорап алмаса да, ул иң кирәклесе булып чыккан. Ни өчен дигәндә, 4 апрельдә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның кызлары Асылбикәгә 1 яшь тулды. Гөлназ үзенең алкасын кызына бүләк итеп кидергән. «Илсур туган көнемә яңа алка алып бирергә вәгъдә бирде. Шулай итеп, кызлар биргән сертификатка Илсур бүләген кушып, 20 мең сумга алка алып кидем,» диде Гөлназ.

Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле