Тукай көнендә «чәчәк атырга» килгән өлкән язучылар урындыклар булмаганга ташта утыра… [фотогалерея]

-- Гузель

Тукай бүләге иясе Мәдинә Маликова 50 ел элек Казанга килгәндә татарлык бер дә юк иде, хәзер вазгыять үзгәрде дип сөйләде. Бүләк бирүдә Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде. «Дин һәм фәннең берлегенә игътибар кирәк» дип белдерде бүләк иясе Харис Салихов. Розалина Шаһиева сүзне кыска тотты. Үзе язган шигырьне укып ул: «Чәчәк атсын милләт!» диде

​Халык ташкынына Тукай һәйкәле кырыенда Җәлил театрының мәрмәр плитәләре дә чыдамады, чәчәк салганда алар кубып төште. Ябыштырулары шулкадәр генә булганмы?

Кызганычка каршы, шигърият бәйрәменә килгән өлкән язучылар урындыклар булмауга зарлана. Алар таш өстенә утырырга мәҗбүр. Язучы Нәҗибә Ихсанова бу хакта элегрәк Татарстан язучылар берлеге җитәкчеләренә әйткән булган, әмма нәтиҗәсе юк ди.

Бәйле