Кайсы якта егетләр ничек таныша? [шаян күзәтү]

Яз җитү белән бар дөньяны җылы һава гына түгел, ә мәхәббәт юрганы да каплый. Аеруча да бу күренешне урамнарда һәм ял паркларында күзәтеп була. //Intertat.ru//

Статистикага игътибар итсәк, яз көне үз тиңеңне очрату мөмкинчелеге аеруча да зур, шуның өчен урамда барганда яныгыздан «КАМАЗ»га утырып Чаллы егетләре сезне “пикапить” итәргә маташса, бер дә аптырамагыз.

«КАМАЗ»да Татартанның Чаллы егете дип юкка гына әйтелмәде, чөнки Татарстан һәм татарлар никадәр генә бердәм булсалар да, алар барыбер төрле. Һәр якның үзенчәлеге, җимеше, фишкасы дип әйтик бар, шуңа егетләр кызлар белән төрлечә танышалар. 

1. Балтач егетләре: кыланчыклар, «балтачча» әйтсәк, «яклылар», бертуктаусыз сөйләп торалар, кызларның колакларын тәмле сүзләре белән назлыйлар. Балтач кызлары андый егетләр турында «үрдәкнең артын» ашаган диләр. 

2. Өч полосалы спорт костюмы кигән егетне күрсәгез, бер дә шикләнмәгез – бу 100 процент Кукмара егете. Әйтерсең лә «АвтоВАЗ» концерны кайчандыр 2109 моделен махсус алар өчен диеп чыгарган. «Текәлек» буенча Кукмара егетләрен Эверест тавы гына уза аладыр, мөгаен.

3. Ике километр ераклыктан музыка хәм көчле басслар ишетәсез икән, димәк, Чаллы егете машинасында кызлар «катать» итә. Әлбәттә инде, бу 18-20 яшьләрдә бик «текә» күренеш, тик бер-ике елдан бу бассларга һәм музыкага чыдый алмыйча машина сүтелә башласа, 21 яшьлек яшь кеше чукракка әйләнсә, бер дә кызык булмастыр, мөгаен.

4. Чәчәк кибетендәге сатучы апаларны мишәр егетләре генә аптырата ала, чөнки аларга чәчәк кирәкми, аларга «цәцәк» кирәк. «Адә, цәйханәгә цәй әцәргә барабыз», – дигәч, кызларның да куркып калулары бар, ияләшмәгән колакка әллә ничек ишетелүе бар…

5. Тәмле аш кебек тәмле телле Актаныш егетләрен исәпкә алмый булмый, әлбәттә. «Бәй, нәмәкәй» бигрәк йомшак сузләр, бу сүзләргә кызларның исе китә. Белмим сез ничектер, ләкин минем уйлавымча Татарстанда Актаныштан егет белән йөреп карамаган кыз юктыр, мөгаен, тәмле сүзләр ишетеп карар өчен булса да йөреп карыйлар… 

Нинди генә як булмасын, һәр як кешесе үзенчә матур, егетләре батыр, кызлары асыл. Ә сез үзегезне кайсы категориягә кертәсез, анысы үзегездән тора.

Бәйле