Ялларга Татарстанга җәй килә [һава торышы]

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 28 апрельдә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
 
Иртәгә, 28 апрельдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанның төньяк районнарында бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә –   +3..+8, көндез +15..+20 градус җылы булачак.
 
Казанда яңгырлар көтелми. Һаваның төнге сәгатьләрдә минималь температурасы – +7..+9, көндез максималь җылылык +17..+19 градус булачак.
 
29 апрельдә төнлә явым-төшемсез, көндез исә төньяк районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә – +2..+7, көндез +16..+21 градуска кадәр күтәрелә.
 
30 апрельдә төнлә төньяк һәм көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явып узса, көндез явымсыз булачак. Һава температурасы төнлә – +2..+7, көндез көнчыгыш районнарда +13+18, ә республика буенча +16..+21 градус җылы булачак.

Бәйле