«Гаилә» мәчете имамы мөселманнарга эротик фильмнар карарга ярыймы-юкмы икәнне әйтте

“Хәзер минем иң якын дустым мәчеткә йөри. Әмма безнең дуслык сүрелә башлады, чөнки тормышка карашларыбыз үзгәрә. Ул миңа: “Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярамый!” — ди. Бу, чыннан да, дөресме?”

Казанда яшәүче Артурның соравына башкаланың “Гаилә” мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Мөселман өммәтеннән булганнарга эротик фильмнар карау катгый рәвештә тыелган.

Мондый мавыгулар яхшыга алып бармый. Гөнаһ кечкенәдән башлана. Шайтан беркайчан да адәм баласы янына килеп, зур гөнаһ кылырга кушмый, ә акрынлап-акрынлап кына үз артыннан өстери. Зина кылу кебек гөнаһлар да башта менә шундый оятсыз кинолар караудан башлана. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Мөэмин ирләр ярамаган нәрсәләрдән күзләрен сакларга тиеш”. Хәдисләр буенча да шул ук хөкем. Әгәр дә безнең каршыбызга  килеп чыккан ялангач тәнгә  ихтыярсыз күзебез төшкән икән, Раббыбыз моны кичерә, ә менә кабат шуңа күзебезне күтәреп карасак, бу гөнаһ була. Үзебезне тыелган (хәрәм) әйберләргә караудан нәфесебезне тыябыз, күзебезне саклыйбыз икән, йөрәгебезне дә пычрактан аралыйбыз, дигән сүз. Бер хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Текәлеп карау — ул шайтанның йөрәккә кадалган уклары”, — ди. Йөрәккә кадала һәм ул йөрәктә кала… Башка илләрдә, мәсәлән, гарәп илләрендә мондый проблема юк. Анда хатын-кызлар тулысынча төренеп йөриләр. Димәк, ир кеше бу нәрсәдән сакланган. Россия шартларында исә, үзебезне тиешле вакытта күз зинасыннан тыеп кала алсак, гөнаһлы эшләрдән саклана алсак, иншә Аллаһ зур савапка ирешәбез.

Бәйле