1-3 май җәй кебек, 7-9ы яңгырлы, салкын була диме? [һава торышы]

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстан районнарында һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җил секундына 15-16 метрга җитәчәк, ди синоптиклар.

2 майда республикада явым-төшем көтелми. Көндезге һава температурасы +22..+27 градуска кадәр күтәрелә. Казанда да явымсыз көн көтелә. Һава температурасы +23..+25 градус булачак.

8-9 майларда болытлы, яңгырлы көн, һава температурасы төнлә 3, көндез 10 градус җылы булачак дип көтелә. 

Бәйле