«Кыз балага әти белән аралашу булачак партнер образын формалаштыру өчен кирәк» [психолог сүзе]

-- Чулпан

Ата белән бала мөнәсәбәте… Беренче карашка бу өлкәдә бернинди проблема булмаска тиештер кебек. Хәтта бала инде күптәннән әтисе белән яшәмәсә дә… //Сөембикә//

Әмма тормышта бөтенләй башкача килеп чыга шул. Кызганычка каршы, гаилә таркалуны күп ирләр хатыны белән генә түгел, ә бәлки үз балалары белән дә аерылышу дип кабул итә. Ә кайбер очракта моңа аларны хатын-кыз үзе этәрә – бала ир белән хатынның бәхәс үзәгенә әйләнә. Янәсе, минем белән яшәмисең икән, димәк баланы да күрсәтмим, безгә синсез дә бик рәхәт! Ә баланың күңелендә ниләр барлыгы әни кешене аз кызыксындыра.

Баланың психик, эмоциональ яктан дөрес формалашуы өчен аның тулы гаиләдә, әтисенең дә, әнисенең дә мәхәббәтен тоеп үсүе зарур. Гомумән, тыныч  мохиттә, дус-тату мөнәсәбәт хөкем сөргән гаиләдә үскән бала киләчәктә күп хәтәрләрне урап узарга сәләтле була, тормыш сынауларына да андый балалар бик бирешми. 
Ир кешенең гаиләдә тоткан урыны ул әле матди якны кайгырту гына түгел, бәлки балаларында дөрес ир-ат образы формалаштыру да. Малай кеше  әтисеннән ирләргә генә хас сыйфатларны үзләштереп, киләчәктә шул модельне тормышта кулланса, кыз балага әти белән аралашу, бигрәк тә булачак партнер образын формалаштыру өчен кирәк. Моннан тыш, әтиле гаиләләрдә балалар үзләрен якланган итеп хис итә, психик яктан тотрыклы, үз-үзенә ышанган шәхес буларак формалаша.  
Әлеге язмадан күренгәнчә, кызыкай нәкъ менә әтисе белән уртак мөнәсәбәтләр булмауга, аның яратуын тоймауга үртәлә. Кечкенә кызчыкка әтисенең сөеп-иркәләүләре җитмәгән булса, инде буйга җиткән кыз үзенең ир-атлар белән мөнәсәбәтләр төзегәндә хәбәрдарсызлыгына борчыла. Тулы гаиләдә үскән кыз балага гаять табигый күренгән күп кенә нәрсәләр анда курку, үз-үзенә ышанычсызлык хисләре уята. Шундый ук хәлне үз башыннан кичергән балалар үсеп җитеп гаилә төзегәндә дә күптөрле каршылыкларга, проблемаларга тап булучан һәм еш кына хәлдән чыгу юлын да таба алмыйлар… 
Гаиләсе таркалып бер ялгызы бала тәрбияләргә дучар булган ханымнарга берничә киңәш бирер идем.
* Ирегез белән мөнәсәбәтләрегез бозылуга балалар гаепле түгел. Баланың әтисе белән дә, әнисе белән дә бер дәрәҗәдә аралашырга хакы бар. Ирегезнең балагыз белән аралашуына каршы килеп, сез беренче чиратта балагызга начарлык кыласыз, аның, тулы мәгънәсендә, камил шәхес булып формалашуына киртә куясыз.
* Ирегез бала белән аралашырга теләмәгән очракта да үзегез күпмедер дәрәҗәдә инициатива күрсәтеп, балагызның әтисе белән мөнәсәбәтләрен җайларга тырышыгыз. Аңлыйм, күп очракта моны эшләү үтә дә кыен мәсьәлә булырга мөмкин, шулай да, балагызның киләчәге өчен бу адымның бик тә мөһим икәнлеген онытмасагыз иде!
* Ата белән бала мөнәсәбәтләрен тергезү яки саклау мөмкин булмаган очракта яныгызда бала өчен ир кеше образын формалаштырырга сәләтле кеше кирәк: баланың дәү әтисе, еш аралаша торган туганнар, дуслар… Шунысы әһәмиятле – ул ир-ат бала тормышына чын мәгънәсендә уңай йогынты ясый алсын, бала өчен хөрмәткә лаек шәхес булсын иде.

 

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы, профессор

Бәйле