«Хәмдеевләрнең бер туганнары Айдарны җирләгән көнне төш күргән. Оҗмахта инде бу бала, дип юраганнар төшне»

-- Чулпан

Чувашия Республикасына эш сәфәре белән баргач, Комсомол районының Урмай авылына да кереп чыгарга туры килде. Журналист икәнлегебезне белеп алган халык: «Авылыбыз күгендә кара кайгы. Җиде көн элек кенә унынчы сыйныф укучысы Айдарны җирләдек. Авылның күз өстендәге кашы иде егетебез. Мунчада ис тиеп кенә харап булды бит», – дип өзгәләнде. //Шәһри Казан//

Без барган көнне егетнең җидесен уздырулары да билгеле булды. Мондый зур кайгы кичергән гаиләнең күзенә күренеп, болай да кан сыркыган яраларын кузгатасыбыз килмәсә дә, авыл халкы: «газетада Айдар турында язылган язмагыз матур истәлек булып калыр иде», – дигәч, егетнең әти-әнисе, туганнары белән очрашырга булдык.

«Мең рәхмәт, улым»

Айдар – Гөлнара һәм Динар Хәмдеевләрнең беренче балалары. Февральдә 16 яшен генә тутырган булган егет. Аннан кала тагын ике сеңлесе бар. Айдарны әти-­әнисе, якыннары, укытучылары гына түгел, бөтен авыл халкы мактап туя алмый. Чыннан да, ул көнне бөтен кеше Айдар кайгысы белән яши төсле тоелды безгә.

– Айдар бик тәртипле, тәүфыйклы, игелекле, акыллы, мәрхәмәтле, тыйнак, сабыр, кунакчыл, кечене – кече, олыны олы итә белә торган бала иде. Дөньяга килгәндә үк зур гәүдәле, озын буйлы булып туды бит ул. Сыйныфта да ике метрлы озын, мәһабәт буе белән аерылып торды. Әти-әнисенә дә йомшак, ярдәмчел була белде. Ни кушсаң, шуны эшли торган бала иде. Укуында да зур уңышларга гына ирешеп укыды. Аның грамоталары да бер альбом җыелган, – дип, берсен-берсе уздырып, шулкадәр яратып сөйләделәр Айдар турында туганнары.

Киләчәген медицина белән бәйләргә теләгән икән Айдар. Хирург булачакмын, дип хыяллар гына корып калмаган, гел «бишле» билгеләренә генә укыган егет шул максатына таба барган да. Туганнары әйтүенчә, ул хәтта медицина университетының сайтына кереп, биология фәненнән БДИ билетларын да чишеп караган һәм бөтен сорауларга да дөрес җавап биргән булган!
– Ул гел киләчәген уйлады. Вафатына берничә көн кала, әтисенә: «Әти, мин яңа йортта яши алмам инде», – дип әйткән булган. Әтисе аңа: «Улым, ник алай дисең? Синең өчен төзим бит мин аны», – дигән. Айдар: «И әти, тиздән мин укырга китәм, аннан соң практика узачакбыз», – дип әйткән, – дип сөйләде туганнары Зәйтүнә апа.

Гадәттә бик тыныч, сабыр яшүсмер 20се көнне (ул пәнҗешәмбегә каршы төндә үлгән) бик шат күңелле булган, сыйныфташ кызлары белән уйнап-шаярган.
 – Айдар мәктәптәге кызларны төрле мәзәк хәлләр сөйләп көлдергән, дип әйттеләр иптәшләре. Фаҗига буласы көнне бервакытта да булмаганча кояш яктысы кебек ачык, шат күңелле иде, диләр, – дип хәтердә яңарта ул көннәрне туганнары.

Мәрхүмнең якыннары сүзләре буенча, Хәмдеевләр яңа йорт җиткерәләр икән. Башка көннәрдә мәктәптән кайту белән үк әтисе янына булышырга дип, шунда бара торган булган Айдар. Әмма ул көнне әтисе килеп йөрмәскә кушкан. Айдар өенә кайткан да, соң гына, сәгать дүртләр тирәсендә мунча ягып җибәргән. Күрәчәктер инде, югыйсә атна уртасында мунча ягу гадәте дә булмаган гаиләнең. Аннан соң ул өлгергәч, яшүсмер бер кат юынып чыккан да әтисеннән чәчен алуын сораган. Әтисе чәчен алгач, көлешеп-шаярышып та алганнар әле. Улының: «Әти, матур булдымы?» – дигән соравына, Динар абый яратып, шаяртып: «И-и-и, улым, бөтен кызлар синеке булыр инде моннан соң», – дигән. Шуннан, мунчага дип чыгып киткән җиреннән, Айдар кире кабат өйгә кереп, әнисенә: «Әни, чәчемне кара әле. Матур алганмы әти?» – дип сораган. Шушы минутларда әти белән әни газиз балаларын исән килеш соңгы тапкыр күрә дип кем уйлаган? Әйтерсең Айдар якыннарына, үзе дә сизмичә-белмичә: «Мине менә шулай матур килеш күңелегездә саклагыз», – дип әйткән кебек…

– Монда да язмыш дими, ни дисең. Башка вакытта чәчен алдыргач, муен-җилкәләренә коелган чәч бөртекләрен өйдә генә юып төшерә иде, бу юлы мунчада коенып чыгарга булган. Югыйсә, улы мунчага барганчы, әнисе шунда озак кына галошлар, итекләр юган әле. Аңа берни дә булмаган. Үзеннән соң берәү дә мунчага кермәячәген белгәч, Айдар, мичнең эшермәсен ябып юынган инде. Шуннан ис тиеп изрәгән сабыем… – дип өзгәлә Зәйтүнә апа.

– Ул мунчага киткәндә, мин кечерәк ызбада вак-төяк эшләр белән маташып калдым. Эшләремне бетергәч, өйгә кердем. Ул вакытта Айдар кайтмаган иде әле. Шуннан соң тавык абзарының утын сүндереп кердем дә, ятуга ук, йокыга талганмын. Югыйсә, беркайчан да 10да ятып йоклаганыбыз юк иде. Әниләре дә, балалар да төнге 12сез ятмыйлар иде. Ул көнне барыбыз да иртә ятып йоклаганбыз. Эх, абзардан керүгә үк мунчага барган булсамчы, йоклап китмәгән булсамчы… – дип өзгәләнә кайгыдан бетерешкән әти кеше.
 
Кызганыч, эх, болай эшләсәм, тегеләй итсәм иде, дип өзгәләнүдән берни дә үзгәрми шул. Бәндә тәкъдирдән уза алмый.
Иртәнге дүртенче яртыда йокыдан уяну белән үк, гаилә башлыгы тәрәзәдән мунча утының янып торуын күреп ала. Шуннан соң тиз генә баласының караватын килеп карый. Ул юк!
– Аның урынында булмавын күрү белән, йөрәгем кысылды. Әнисе белән бергә мунчага йөгергәндә дә эчемнән: «Балам исән генә булса ярар иде», – дип теләдем. Юк шул инде… Мунча эчендә аркылы сузылып яткан гәүдәсенә генә тап булдык… Йөрәгем өзелеп төште… Ясалма сулыш та ясадык, әмма соң иде инде…

Без улыбыздан бер каршы сүз дә ишетмәдек. Соңгы көнне дә терлек асларын караганда: «Әти, син ял ит инде. Үзем карыйм», – диде. Мәктәптән кайтып керер иде дә: «Әтием, ике (өч) «бишле» алдым», – дип әйтә торган иде. Гомере кыска булса да, никадәр бәхет, сөенечле мизгелләр бүләк иткән бала ул безгә. Мең рәхмәтле мин аңа. Урыны оҗмахта булсын баламның, – ди әтисе.

«Ул иң яхшы укучыбыз иде»

Айдар Хәмдеев укыган мәктәпкә кереп, аның укытучылары белән дә күрештек. «Мәктәп, авыл өчен бик зур югалту бу. Бүген дә аңыбызга килә алмыйбыз әле», – дип каршы алды алар безне.
– Бер генә бәйрәмебезнең дә Айдарсыз узганы юк иде. матур җырлый иде, мәктәп алдынгысы булды. Бик тәрбияле гаиләдә үскән бала. Әти-әниләре дә мәрхәмәтле кешеләр, әбисе дә башлангыч сыйныф укытучысы иде. Аның турында бер генә кеше дә бер начар сүз әйтмәс. Аңа шелтә белдерерлек тә түгел иде бит. Гел «бишле» билгеләренә генә укыды. Һәр темага үз фикере булды, – ди директор урынбасары Миндания Ибниаминова.

– Бер сеңлесе дүртенче сыйныфта укый, шуны җитәкләп кенә йөртте бит. Туганнарын үлеп яратты. Айдар бик пөхтә, тормышка бик яраклашкан малай иде. Беркем дә аның кебек булдыра алмый. Суда батмый, утта янмый кебек иде югыйсә, күзләр дә тигәндер инде аңа. Анда да яхшылар кирәктер, күрәсең, – ди инглиз теле укытучысы Минслу Сөләйманова, күз яшьләре аша.
Әлеге кайгыны мәктәп директоры Фәниз Камалдинов да бик авыр кичергән. Үзе башка эшләр белән йөргәнлектән, аның тормыш иптәше, шушында ук лаборант булып эшләүче Алсу ханым белән аралаштык.

– Фәниз дә бик борчылды. Өйдә вакытта үзара сөйләшкәндә: «Алсу, юк бит инде ул бала. Әти-әнисе җир куенына илтеп сала бит инде аны», – дип елады. Шушы мәктәптә егерме ел эшли инде ул. Мондый зур кайгы кичергәнебез юк иде әле, ди. Нинди генә техника, компьютер көйсезләнеп торса да, үзем дә шундук Айдарга мөрәҗәгать итә идем. Тиз генә ясап та бирә иде, – дип искә алды ул.
Сыйныфташлары да ип­тәшләренең фаҗигале үлемен бик авыр кичергән.
– Бу хәбәрне ишеткәч, кан басымым күтәрелде, хәлем китте, – ди бер парта артында утырган дусты Ришат.

***
– Айдар туган көн бик буранлы иде. Җир куенына салганда да шундый ук һава торышы булды. Ул үлгән көнне бөтен дөнья ап-ак карга төренгән иде бит. Ашыгыч ярдәм дә тиз генә килеп җитә алмады. Җеназа күтәреп барган кешеләр агым кебек агылдылар, – ди әнисе, күз яшьләренә буылып.
Тугыз ай буена йөрәк астында йөртеп, җил-яңгыр тидерми үстергән шулкадәр тәртипле, акыллы, бар яктан булган газиз баласын салкын җир куенына салган ананы юатырдай нинди сүзләр тапмак кирәк соң? Мин дә: «Ходай сабырлык бирсен үзегезгә. Улыгызның авыр туфрагы җиңел булсын», – дип кенә әйтә алдым.

Хәмдеевләрнең бер туганнары Айдарны җирләгән көнне төш күргән. Айдар тирә-юнен ямь-яшел чирәм каплаган чиста сулык­та юына, ди, имеш. Оҗмахта инде бу бала, дип юраганнар төшне туганнары. Әлеге язмабыз да Айдарның якты рухына дога булып барып ирешсен иде. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун…
 

Зөһрә Садыйкова

Бәйле