Быел Изге Болгарны карар өчен күпме акча кирәк? [журналист барып кайта]

Гадәттә, Казанны Россиянең өченче туристлык башкаласы диләр. Ләкин аннан тыш та республикабызда Алабуга, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Чистай кебек популяр туристлык үзәкләре бар бит әле. Сәяхәтләр сезоны ачылган вакытта бу үзәкләрнең берсе – Болгар шәһәрен «сынап» карадык. //Шәһри Казан//

X гасырда нигез салынган бу тарихи шәһәр заманында Явыз Иван, Екатерина II, Ибн Фадлан кебек бөек шәхесләрне сокландырган. Бүген дә ул Идел буе татарларының Ислам дине кабул итү урыны буларак изге җир дип санала. Экскурсоводлар 400 гектар мәйданны биләп торган тыюлыкны бер көндә генә өйрәнеп булмый, ди. Аның асылына төшү өчен кимендә өч көн кирәк. Быел Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы туристларны “Кунакчыл Болгар” дигән программа белән каршы ала.

— 2016 елда безгә 472 мең кеше килде. Туристлар агымы ел саен 30 процентка арта. Быел Болгарга су юлы белән килүчеләр саны күбәячәк. Казан, Мәскәү, Самара шәһәрләреннән, Кама буеннан 150гә якын теплоход көтәбез, — ди Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын үстерү  эшләре буенча директор урынбасары Лилия Сафина.

Көненә утызар туристлар төркемен кабул иткән тыюлык экскурсоводлар кытлыгын кичерми. Казанда аккредитация узган белгечләр дә үз төркемнәренә Болгар тарихы турында сөйли.

— Безгә Чабаксар, Түбән-Новгород, Мәскәү, Волгоград шәһәрләреннән, Америка, Кытай, Төркия, Финляндия кебек илләрдән киләләр. Туристларны аеруча тарих кызыксындыра, алар биредәге архитектурага — Ак мәчеткә, зур Коръән китабына соклана, — ди музей-тыюлык методисты Люция Габдрахманова.

Татарлар белән бәйле кайбер тарихи фактлар туристларны шактый ук уйланырга да мәҗбүр итә икән.

— Безнең тарих чит ил кешесенең акылына сыймый. Кайбер туристлар: “Ни өчен сез Җәмигъ мәчете янына Успение чиркәвен төзеттегез?”- дип сорыйлар. Без ике диннең янәшә булуына күнеккән инде. Ә алар моңа шакката. Германиядән килгән бер төркем турист чирәм өстендә бөҗәк күреп бар булганын онытты. Аларда бит бөҗәкләр юк. Болгарның бөҗәкләренә кадәр сокланалар, — дип елмая музей-агарту бүлеге мөдире Ренат Ваһапов.

Быелдан туристларны электрон туристлык-мәгълүмати үзәк каршы алачак. Биредә  экскурсияләргә билетлар алып була. Болгарга килгән кешеләрнең исәбе дә шушы үзәктә санала.

Болгар динеңне, тарихыңны тирәнтен өйрәнү өчен иң кулай җир. Биредә  яшәгән бабаларыбызның фән-гыйлемгә омтылышын күреп таң каласың. Әйтик, алхимия өчен савытларны беренчеләрдән булып Болгарда ясый башлаганнар. Бездә Көнчыгыш медицина да алга киткән булган. Аның үрнәге буларак бүген тыюлыкта “Табиб йорты” музее эшли.  

Төрек-татар язуы музее кунакларны Ислам билгесе булган чалма, таяк һәм кара савыты белән каршы ала. Бу билгеләр “татарларның традицион исламы нәрсәдән гыйбарәт?” дигән сорауга җавап бирә. Чалма — татарларның суфичылык традицияләренә иярүләре нәтиҗәсендәге рухи иреге, таяк – тынычлык, кара савыты – мәгърифәтле Ислам билгесе.

Су юлы белән килүчеләрне Болгар цивилизациясе музее каршылый. Ул бер үк вакытта вокзал функциясен дә үти. Биредә архелогик казылмалар тарихын, Болгарның чәчәк ату чорын, татарларның ген формуласын, Дунай болгарлары белән Идел болгарлары тарихын белеп була.

Ак пулат – Болгар дәүләтенең танылган алты мунчасының берсе. Шәһәрдә барлыгы егерме мунча булган. Бүген бинаның нигезе генә сакланган. Аңа карамастан ике зур миче әле дә үз урынында. Бу мичләр 200 ел буена өзлексез янган. Алардан килгән пар идән аша йөргән, аяк пешмәсен өчен шәһәр халкы мунчада агач сандалилар кияргә мәҗбүр булган.

Кара пулат үзе кара булмаса да, тарихы шомлы. Болгарны Тамерлан яулап алган вакытта гаиләсе белән хан бу бинага кача. Тамерлан да озак уйлап тормый, пулатны яндырырга әмер бирә. Янгында бары хан кызы Алтынчәч кенә исән кала. Тамерлан аның матурлыгына сокланып, кияүгә сорый. Ләкин кыз риза булмый. Шунда ул Алтынчәчнең Алтынбәк белән Галимбәк исемле ике энесен үтерерү белән яный. Туганнарын җибәрү шарты белән Алтынчәч Тамерланга хатын булырга ризалык бирә. Дошман энеләрен җибәргәч кыз Кара пулат тирәсендәге утлы күмерләргә сикерә.

Музей-тыюлыкта тарихи биналарның сакланып калган өлешен яңа төзелгәненнән кызыл тасма белән аералар. Бу туристларга тарихны ничек бар, шулай күрсәтү максатыннан эшләнә.
— Израильдән килгән кешеләр безнең өчен 2000 елдан да яшьрәк булган бина яңа бина санала, ди. Ләкин Болгар аларны менә монысы тарихи корылма, ә менә монысы реставрациядән соң дип яшермичә күрсәтә алуы белән шаккаттырды, — ди Ренат Ваһапов.

Туристларның иң яраткан урын Ак мәчеттер, мөгаен. Ул Кол Шәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров проекты буенча төзелгән. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев архитекторга бу эшне Кол Шәрифне кабатламау шарты белән тапшыра. Ләкин Айвар Саттаров Ак мәчетнең манараларын зәңгәр төскә “буяп куя”. Соңыннан аны алтынсу итеп үзгәртәләр, ахырдан исә ул ак мәрмәрдән эшләнә. Мәчетнең исеме дә җисеменә тәңгәл килеп тора.

— Ак мәчет Мәдинә шәһәрендәге пәйгамбәр мәчетенә охшаш. Һәр мөселман да изге җиргә бара алмый, шуңа да Мәдинәнең бер кисәге Болгарда булсын дигән Минтимер Шәймиев. Мәчетнең ян-якларында студентлар һәм мөгаллимнәр өчен тору урыны, уку корпусы урнашкан.

Болгар республикада һөнәрчелекне үстерүче шәһәр дә әле. Тыюлыкта урнашкан остаханәләрдә сувенирлар җитештерәләр. Болгар тирәсендә даими оештырылган крос-биатлон бабаларыбызның сугыш коралларын кулланып карарга, тарихны яңа яктан ачарга ярдәм итә. Тарихи белем туплаганнан соң башны ял иттерү өчен дөяләр утары  менә дигән урын. Биредә 80 баш дөя асрала. Алар фотога төшәргә, тристлар  белән “аралашырга” ярата.

Петр I Болгарга сәяхәте вакытында биредә 77 тарихи бина сакланган булган. Екатерина патша заманында алар 44 кә калган була. Бүген исә Көнчыгыш мавзолей, Кече манара һәм Кара пулат кына исән.

— XVIII-XIX гасырда биредә ак таш чыгарганнар. Ни кызык, бу җирдә беркайчан да табигый ак таш булмаган. Аның урынына шәһәр калдыкларын каезлаганнар булып чыга. Болгар үз гомере бәрабәренә Россия империясен торгызырга, төзекләндерергә булышкан дигән сүз бу. Аяныч һәм сокландыргыч тарих, — ди Ренат Ваһапов.

Болгар цивилизациясе музее – 200 сум (ташлама белән — 100 сум)

Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүгә багышланган истәлек билгесе — 150 сум (ташлама белән— 70 сум)

«Табиб йорты» музее — 50 сум ( ташлама белән — 30 сум)

Успение чиркәве тарихы музее — 50 сум ( ташлама белән— 30 сум)

Габдрахман коесы — 30 сум ( ташлама белән — 20 сум)

Калган объектларга керү ирекле.

Алисә Сабирова

Бәйле