«Авылда: «Сания үлгән…» – дигән хәбәр тарала. Йөкле Санияне авылына алып кайтып җирлиләр…»

-- Чулпан

Чын күңелдән гашыйк кешенең җаны сафлана, һәркемгә яхшылык кына эшлисе килеп тора, дип уйлыйм мин. Үзеңә яр таба алу, мәхәббәт утында яну зур бәхет. Ләкин мәхәббәт һәрвакытта да кавышу белән тәмамланмый шул. Элек кайбер әти-әниләр, буй җиткән балаларының сүзләренә колак салмыйча, аларны үз күңелләренә хуш килгән кеше белән кавыштырып куйганнар. Әбием миңа шундый мәхәббәт тарихын сөйләгән иде. //Татарстан яшьләре//

…Сания белән Камил мәктәптә бер класста укыйлар. Үсеп, буй җиткәч, дуслыклары мәхәббәткә әверелә. Мәктәпне тәмамлап, икесе дә авылда калалар, колхозда эшли башлыйлар. Сания – авылдагы иң чибәр кыз, Камил оста гармунчы, авыл халкы бу парны сокланып күзәтә, кавышырлар дип көтә. Яшьләр, чыннан да, һәр кичке уеннан соң Санияләр капка төбендә хыяллана- хыяллана киләчәккә планнар коралар. Ләкин… Беркөнне Санияләр өенә күрше авылдан әти-әнисе белән бер егет килеп керә. Кыз сорарга! Сания ризалык бирмәсә дә, әтисе Габдулла абзый аны күрше авыл егете Марска бирергә ризалаша. Кызы елый-елый күпме генә ялварса да, әтисе сүзеннән кайтмый. Шуннан соң Сания янына килгән Камилне өйгә дә кертмиләр, кызларын аның янына чыгармыйлар – ни өчендер өнәмиләр алар үз авылларында үскән егетне.

Шулай итеп, Сания күрше авылга килен булып төшә. Элекке татар кызларына хас күндәмлегенә, сабырлыгына күрә, язмышымдыр дип, тормышы белән килешә. Беренче көннәрдән үк үзенең пөхтәлеге, чисталыгы, уңганлыгы белән күрше-тирәне, авыл халкын шаккатыра. Колхозда сыер да сава, чөгендер басуында да эшли. Ихатадагы тавык чүпләп бетермәслек эш тә аның җилкәсенә төшә. Шулай бөтен дөньяны җигелеп тартса да, усал каенанасы белән каенатасы аны һәрвакыт битәрләп, явыз телләре белән “чагып” кына торалар, бер эшеннән дә канәгать калмыйлар. Җитмәсә, улларын да хатынына каршы котырталар. Бу басымга тиз бирешкән ир яшь хатынына кул күтәрүгә үк барып җитә.

Шулай изелеп яшәгән көннәрнең берсендә Сания авырга узганын белә. Ләкин бу яңалык өйдәгеләрне сөендерми. Сания йөкле килеш эшләп йөрсә дә, акчасын күрми, чөнки бу йортта тәртип шундый – акчаны каенанага алып кайтып бирәсе. Улы, килене сораса да, каенана, юкка туздырасыз дип, аларга акча бирми. Акча гынамы, беркөнне килененең бакчадан яшел суган кыягын өзеп капканын күреп тә бик нык ачулана… Мондый кимсетүләргә түзә алмыйча Сания әти-әнисе йортына кайтып китә. Ләкин, төшкән җиреңдә таш бул дип, әтисе аны шул көнне үк яңадан ире йортына илтеп куя.

Бала табар вакыты җиткәч, Сания иптәш хатынына: “Туйдым мин бу тормыштан, мине кыерсыткан кебек, алар баламны да яратмаячаклар”, – дип үкси-үкси елый.

Ә беркөнне авылда: “Сания үлгән…” – дигән коточкыч хәбәр тарала. Авыл халкы шау итә: “Нишләп үлгән? Бәбәйләгәндәме? Ә бала?..” Яшь хатын, өйдәгеләрнең кыерсытуына түзә алмыйча, кислота эчә… Йөкле Санияне авылына алып кайтып җирлиләр. Аның яшьлек мәхәббәте Камилнең җирне тырмый-тырмый елавын күреп, вакытында кавыша алмаган бу парны кызганып, авылдашлары да яшь түгә.

Әлеге куркыныч мәхәббәт кыйссасын шаккатып, нәфрәтләнеп тыңладым мин: нинди кыргыйлык, рәхимсезлек, хокуксызлык, наданлык, тар күңеллелек… Хәзер дә усал каенаналар, усал ирләр бардыр, әмма мондый ук хәлне күз алдына да китереп булмый.

Ләйлә СӘЛӘХОВА, Чаллы Сәүдә-технология институтының беренче курс студенты.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий