Фәрит Мифтахов: Якташыбыз Габдулла Кариевның туган көнен догадан башладык [видео]

8 май – Габдулла Кариевның туган көне. Татарстанның Норлат районы якташлар җәмгыяте, татар дин әһелләре салкын җил, ишеп яуган яңгырга кармыйча танылган драматург, артист һәм режиссерны искә алу өчен Яңа татар бистәсе зиратына килделәр. Татар театрының атасы рухына дога кылынды, каберенә чәчәкләр салынды.

Быел чараны Норлат якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов оештырды. Беренче тапкыр искә алу кичәсендә 2006 елда, ягъни Кариевның 120 еллык юбилеенда катнашкан булган Фәрит әфәнде. Ул вакытта татар театрына нигез салучыны аның үзенең туган авылында – Күлбай Морасада хөрмәтлиләр. Чараны анда Норлат районы хакимият башлыгы Фатыйх Сибагатуллин оештырган була. Габдулла Кариевның киләсе 125 еллык юбилеенә багышлап “Җыен” фонды белән берлектә китап чыга. Узган елны исә Норлат хакимияте Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм татар театрлары белән берлектә  Күлбай Мораса җирлегендә 130 еллык юбилеен үткәргән иде.

“Быел 8 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге һәм Норлат якташлыгы исеменнән Габдулла Кариевның каберенә чәчәкләр куярга,  зиярәт кылырга карар иттек”, ди Фәрит Мифтахов.

Мәшһүр татар режиссерының иҗатына игътибар елдан ел арта. Күлбай Мораса авылындагы Кариев музее мөдире Люзия Вәлиуллина шулай дип белдерә. Драматургның татар сәнгате өчен нинди зур әһәмиткә ия шәхес икәнлеген тагын бер кат искәртә ханым.

“Габдулла Кариев татар милләтен театрлы итү өчен бик күп көч куйган. Театр булдырам дип үзенең булган бар мал-мөлкәтен, хәтта киемнәрен саткан ул”, диде музей мөдире.

Чарада катнашучыларның күпчелеге мондый шәхесләрне онытырга хакыбыз юк дигән сүзне кабатлады. Фәрит Мифтахов та һәр кеше үзенең тарихын белергә тиеш дип белдерде. Мәктәптә укыган елларында ул Тукай, Кариев кебек шәхесләр турында тирәнтен белем бирелмәвен, ягъни чын исемнәрен, язмышларын, кайда җирләнгәннәре турында сөйләнелмәвен әйтте. Шуңа да милләтебезне алга илткән ул-кызлары турында мәгълүмат туплап, аны киләчәк буынга тапшыруны эшләрендә катнашырга тырыша икән.

Ә якташлар берлеге рәисе Кариев исемендәге театр фестивален булдыруга ничек карый? “Бу мәсьәләне иҗтимагый рәвештә хәл итә алмыйбыз. Шулай да театр сөюче һәм шул ук вакытта шәхесләрнең якташы буларак мондый фестивальләр белән бик кызыксыныр идек”, ди Фәрит Мифтахов.

Якташлар җәмгыяте рәисе Күлбай Мораса авылына “күчтәнәч” белән кайтачаклары турында да әйтте. 13 майда алар мәдәният министрлыгы, театр артистлары белән бергә кабат Кариев каберенә барып чәчәкләр куярга, аннары драматургның туган авылындагы музеена кайтырга, кичен мәдәният йортында спектакль куярга җыеналар. Кариев театры артистлары тамашачылар игътибарына “Гашыйклар утравы” пьесасын тәкъдим итәчәк.

Татар театрының атасын искә алганнан соң, килүчеләр Яңа бистә зиратыннан ерак түгел урнашкан Ал мәчет белән таныштылар, чәй эчтеләр. Мәчет-мәдрәсәдә экскурсияне мәчетнең имам-хатыйбы, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин үткәрде. Ул исә, һәр килгән кешене кулыбыздан килгәнчә кунак итәчәкбез дип безнең белән елмаеп саубуллашты.

Раилә Вәлиуллина

 

Бәйле