Элвин Грейга «скорый» килә [фото]

Бүген иртүк Элвин Грейның кинәт хәле начарланып, җырчыга «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Радикның хәлен белергә теләп, аның продюсеры белән элемтәгә кердек. //Интертат//

«Гастрольләр графигының тыгыз булуы, йокы туймау организмның хәлсезләнүенә китерде. Радикның кан басымы 190га 120гә кадәр менде. «Ашыгыч ярдәм» килеп, уколлар ясап китте. Хәзерге вакытта Радикның хәле яхшы, ул ял итә, көч җыя», — дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко.

Аның әйтүенчә, бу хәл аркасында Элвин Грейның гастрольләр графигында үзгәрешләр көтелә. «Берничә концертны июнь аена күчерергә туры килде», — ди Александр.

 

Бәйле