«Галигә ике мәртәбә кияүгә чыктым мин» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Карлы чыршылар арасыннан пар тасма булып сузылган шоп-шома чаңгы эзе буйлап, күкрәгемне тутырып хуш исле саф һава сулап, хозурланып җай гына шуып барам. Көн чалт аяз, шикәрдәй ак кар өстендә, күзләрне чагылдырып, әйтерсең, меңәрләгән энҗе бөртекләре җемелдәшә. Рәхәт! //Татарстан яшьләре//

Янәшәмдәге чаңгы эзеннән, уктай атылып, җиңелчә киенгән бик матур пар очып үтте. “Вәт шуалар ичмасам!” – дип уйларга өлгермәдем, зәңгәр башлыклы, шактый тулы гәүдәле ханым, зур тизлек белән шуып барганда, борылышны абайламыйча, мизгел эчендә чаңгылары-ние белән җирдән аерылып, каршыдагы агач кәүсәсенә килеп сыланды. Нәрсәнеңдер шартлап сынган тавышы колагыма аермачык ишетелде. Йа, Аллам! Берүк каты имгәнмәсә ярый! Мин шуып килеп җиткәндә түгәрәк, ак йөзле хатын аңсыз ята, ә янәшәсенә чал чәчле, куе сакал-мыеклы, илле биш-алтмыш яшьләр тирәсендәге ир тезләнгән, ул хатынга беренче ярдәм күрсәтәсе урында, сабый бала кебек кычкырып елап утыра. Үзе бертуктаусыз: “Гөлйөземкәчем, дим! Мине калдырып китә күрмә! Синнән башка бетәм бит мин! Ишетәсеңме, бетәм?!” – дип хатынның битләреннән үбә, башлык астыннан бүселеп чыккан чәчләреннән сыйпый. Җебек ирне бер читкә этәреп, хатынга ясалма сулыш алдырырга керештем. Бераздан пульсы сизелә башлады, йөрәк тибеше тигезләнде, йөзенә алсулык йөгерде, ул күзләрен ачты. “Мин кайда? Син кем?” – дигән сыман, аптыраулы караш ташлады. Шөкер, аның сөяк- санагы сынмаган, баш мие селкенмәгән, аңын куркудан җуйган, күрәсең. Ире, хәвефнең артта калуына тәмам инангач, өчебезнең дә чаңгыларын иңенә салып, алданрак кайтып китте. Гөлйөзем белән икәү җәяүлеләр сукмагыннан җай гына атладык.

– Галигә ике мәртәбә кияүгә чыктым мин, – дип серле елмайды ханым. – Шифаханәгә быелгы юлламабыз – яңарткан никахыбыз хөрмәтенә аның бүләге. Яшьлектә сөешеп кавышкан ярым иде ул минем. Икебез дә Башкортстанның Шаран районындагы бер авылда туып-үстек. Ул армиягә китәр алдыннан никах укыттык. Флотка эләкте. Дүрт ел буе каенана-каената янында кысылып яшисем килмәгәнгә, әниләргә күчендем. Беркөнне авылга Фәридә Кудашева концерты килде. Аның җырлавы Галиемне өзелеп сагынуыма дәва булмасмы дип, клубка кердем. Ә аннан чыкканда, башыма искәрмәстән толып каплап, атлы чанага салып, мине күрше авылга урлап киттеләр. Кычкырып елыйм, чәбәләнәм, ишетүче юк. Чын дөресен белгәч, урлап кайтучы Шакирның көтелмәгән хәлдән күзләре шакмакланды. Баксаң, алар мине туганнан туган сеңлем белән бутаганнар икән.

– Анда яшәп калмагансыңдыр бит инде?

– Юк, әлбәттә. Ике ут арасында өзгәләндем. Иремә барысын да аңлатып хат яздым. Җавабы аяктан егарлык иде: “Миңа Шакир “Шакмак”тан калган, өстерәлчек кирәкми. Шайтаныма олагыгыз! Кайтсам, икегезне дә буып үтерәм!”

Уфага китеп урнаштым. Тегүчелеккә укыдым. Галинең, акылына килеп, мине гафу итүен, араларыбызның җайлануын бик озак көттем. Чынлап ярата идем бит мин аны. Үземә күз салган, сүз кушкан егетләрне якын да китермәдем. Сафлыгымны Гали өчен саклыйм, янәсе. Никахлашкан ирем бар, Ходай каршында бер-беребезгә бәйләнгәнбез, дип ышанып йөрдем. Ә ул армиядән бер марҗа ияртеп кайткан. Авылда яшәүче сеңлем алар турында: “Тормышларының рәте-башы юк. Икәүләшеп эчеп яталар, кызлары гарип туды”, – дип, миңа хат язды. Бик кызгана идем Галине. Күпмедер дәрәҗәдә үземне гаепле санадым. Каенанам өендә яшәсәм, теге вакытта клубка бармасам, мондый күңелсезлек килеп чыкмаган булыр иде, дип өзгәләндем. Ялгыз картаеп килгән мәлемдә, үзебезнең тегү цехы башлыгы Галимә Надировна илле биш яшьлек юбилее уңаеннан Агыйдел буендагы ял базасында бәйрәм үткәрде. Мин дә чакырулы идем. Кунаклар бик күп, каян гына килмәгәннәр! Биюләр башлангач, мине сакал- мыеклы, озын буйлы ир вальс әйләнергә чакырды. Биергә яшьтән һәвәс идем, ялындырып тормадым. Зал буйлап йөзеп кенә киттек, мин сиңайтим! Теге ир заты бер сүз дә эндәшми, мин аңа күтәрелеп тә карамыйм. Бию көе тәмамланып, мине үз урыныма кадәр озатып куйгач кына, “таныш түгел” адәм:

– Рәхмәт, Гөлйөзем! Син һаман да күз явын алырлык матур икәнсең! – димәсенме!

Йөрәгемә ут капты – Гали! Гомер буе тилмереп көткән Галием! Үземне тиз генә кулга алдым. Башым авыртуга сылтап, такси тотып, фатирыма кайтып егылдым. Ялгыз үткән гомеремне кызганып, төн буе елап чыктым. Галидән башка яшәвемә утыз елга якын вакыт үтсә дә, бернигә карамый, өзелеп яратам икән ич мин аны! Ә иртән ул ишек шакыды. Бер кочак роза күтәреп килгән. Сөйләштек, аңлаштык. Аның хатыны үлгән, кызы кияүгә чыккан. Сак белән Сок кебек күпме гомер ялгыз яшәгәннән соң, янәдән никах яңартып кавышып куйдык.

Яңа танышым Гөлйөземнең мәхәббәт кыйссасын шаккатып, сокланып тыңладым. Соң булса да уң булган, инде парлап, сөенеп озын гомер кичерергә язсын үзләренә!

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

 

Бәйле