Элвин Грей концертларын туктата, ул система астында ята [яңа хәбәр]

-- Чулпан

Яңа атнаны Радик Юлькшин хастаханә бусагасын атлаудан башлады. Яшь җырчының хәле начараеп киткән иде: кан басымы күтәрелде. 11 май ул көчкә концерт куеп янә система астына ята, хәле тагын начарая. Шул сәбәпле ул 3-4 көнгә тамашаларын туктатып торырга була//Tatar today//

 

Башкорт егетенең җанатарлары аның өчен бик борчыла, яраткан җырчыларының хәле китүен гастрольләр графигының тыгыз булуынан, йокысы туймаудан, организмның аруыннан күрә. Иң тугры тамашачылары хәтта телевидениегә кадәр барып җиткән. Кызлар Радикка үз сәламәтлеген кайгыртырга кирәк дигән фикердә.

Җырчы үзе күтәренке рухта, терелеп килә. «Китергән уңайсызлыклар өчен гафу сорыйм. Мине аңларсыз дип ышанам!» ди ул социаль челтәрдәге битендә.  

 

 

Бәйле