КФУның «Мизгел» яшьләр театры премьерага чакыра

-- Чулпан

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләүче «Мизгел» яшьләр халык театры Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча язылган «Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады…» дип исемләнгән пьесаны сәхнәләштерә.

Нәбирә Гыйматдинованың әлеге әсәре каһарманнарын КФУ студентлары уйнаячак. Пьесаны сәхнәгә куючы — Фәнүзә Габдрахманова. Спектакль КФУның Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Актлар залында, 15 нче май көнне кичке биштә башлана. Керү бушлай.

 

Бәйле