Фәниянең ире армиядән «күчтәнәч» – яңа хатын алып кайта [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Фәния карчыкның быел кече улы үлеп китте. Шуннан бирле кеше белән ачылып китеп аралашмас булды ул, үз эченә бикләнеп, уйланып, хәсрәтенә чумып йөри башлады. //Татарстан яшьләре//

Авыр уйларыннан бераз онытылып торырга теләп, Фәния карчык капка төбенә чыгып утырды. Шулвакыт аның янына почтальон кыз килде. Карчыкның хәл-әхвәлен сорашкач, аңа кәгазь кисәге сузды:

– Фәния әби, менә бу телеграмма почтада ике көн ята инде.“Бәрәңге поселогы, Фәния белән Хәлилгә” дип язылган. Сезгәдер дип уйладым.

Телеграммада нибары өч сүз иде: “Аня үлде. Балалары”. Шушы кәгазь кисәге Фәния карчыкка моннан күп еллар элек булган вакыйгаларны искә төшерде.

…Илленче еллар башы иде. Хәлил армиядән ялга кайткач авылдагы иң чибәр кызларның берсе – Фәнияне урлады. Язылышырга да өлгерми калдылар, егет хезмәт урынына китеп барды. Ә Фәния солдат хатыны булып, Хәлилнең әти-әниләре, эне-сеңелләре янында яшәп калды. Үтә дә чиста, уңган килен колхоз эшендә дә алдынгылар рәтендә булды. Тугыз айдан кыз тапты. Аңа Зәлия дип исем куштылар. Хәрби хезмәт срогын тутырып Хәлил кайткач, дөньялары түгәрәкләнде, тормышлары тагын да ямьләнде. Шулай күңелле генә яшәп яткан көннәрнең берсендә аларның капка төбенә бер машина килеп туктады. Машинасыннан төшкән шофер багажниктан чемодан, төенчекләр алып, аларның капка төбенә өя башлады. Кабинадан бала күтәргән яшь хатын төшеп, капкага таба юнәлде. Боларны тәрәзәдән күзәтеп торган Фәния: “Анда бала күтәргән ниндидер таныш түгел хатын, ялгыш керә ахрысы”, – дип әйтергә өлгермәде, Хәлиле урамга атылды. Анда инде ишегалдына үткән балалы хатынны кочаклап алды, аннан баланы үзенә алып, бергәләп өйгә керделәр. “Фәния, таныш бул, бу минем “армия күчтәнәчем”, – диде Хәлил аптырап карап торган хатынына. – Ничек тә уртак тел табарга тырыш, бергә яшисегез булыр, көндәшең Аня исемле”. Фәния баскан урынында таш кебек катып бик озак басып торды.

Иртән, Хәлил эшкә киткәч, Аня Фәния алдына тезләнеп, гафу сорады. Үзенең ятим икәнлеген, балалар йортында тәрбияләнүен, ФЗӨ тәмамлап, эшкә килгәч, гармунда урыс көйләрен оста уйнаучы, ягымлы, тәмле телле Хәлил белән танышуын, әмма аның авылда хатыны, баласы барлыгы турында берни әйтмәвен елый-елый сөйләде.

Йомшак күңелле Фәния Аняны кызганды. Йорттагы ата белән ана улларының нәселдә булмаган мондый эшне кылуына бик каты ачулы иделәр. Алар хәтта марҗа киленне урамга куып чыгарырга теләделәр. Әмма Фәния: “Аняның кулында – сезнең оныгыгыз бит”, – дип, аларны бу ниятләреннән кире кайтырга үгетләде.

Шулай итеп, ике килен үзара килешеп яши башладылар. Аня Фәнияне Йошкар-Олада бухгалтерлар курсында укырга күндерде һәм ул анда белем алганда килендәшенең кызы Зәлияне үз баласы кебек тәрбияләп торды. Укуын тәмамлап кайткач, Фәния колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли башлады, вакытлыча кассир хезмәтен дә башкарды. Шулвакыт, кемнәрнеңдер кулы уйнап, кассада күпмедер акча җитмәгәне ачыкланды һәм Фәнияне кулга алдылар. Ул чакта да Аня адвокатлар табып, Фәнияне өч айдан иреккә чыгаруга иреште.

Аня Хәлилнең әти-әнисенең үпкәле авыр карашын күтәрә алмады, бүтән йортка күченде. Анда игезәк балалары туды. Кызлары, уллары үсә төшкәч, аларны алып, бөтенләй чит өлкәгә китеп урнашты.

Ике елдан кеше аркылы Фәниягә хат юллады. Анда татар кешесенә кияүгә чыгуын, уртак кызларына Фәния дип исем кушуларын язган, Фәниядән кабат гафу үтенгән, аңа рәхмәтләр укыган иде ул. Шуннан элемтәләре өзелде.

Инде менә, шул көннәрдән соң 50 елга якын вакыт узгач, Аня турында соңгы хәбәр килеп иреште. “Урының оҗмахта булсын, бу дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыгансыңдыр, ахирәтеңдә тынычлык тап”, – дип, белгәннәрен укып дога кылды Фәния карчык.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА. Мари-Эл, Бәрәңге поселогы.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий