«Әле ярый янымда олы улыбыз калды. Югыйсә, белмим ничек күтәрер идем бу хәсрәтләрне…»

-- Чулпан

Каршыма елмаеп килеп чыккан кечкенә генә гәүдәле ханымны күргәч, каушап куйдым. Ике сабыен һәм ирен җирләгән Рузилә ханым Яхинаның яралары әле дә тирән булуы сизелде. //Безнең гәҗит//

Үзе елмайса да, күзләре тулы әйтеп бетергесез сагыш һәм яшь иде аның. Тукай районының Теләнче Тамак авылында яши, шундагы мәктәптә тарих фәнен укыта ул. Кичергән кайгыларын да, әнә шул эше белән генә беразга онытып тора. Тик кичләрен, өйгә кайткач, истәлекләр яңара: мәрхүм булган якыннарын сагынып, җаны сулкылдый…

КИЯҮГӘ ЯРАТЫП ЧЫККАН

Рузилә апа ире Русланга кияүгә чыгуын зур бәхет санаган. Очрашып йөри башлагач, бераздан аерылган булган алар. Әнә шул көннәрдә «кавыштырчы безне», дип, Аллаһка ялвара торган булган ул. Теләкләре кабул булып, берничә елдан кабат юллары кушылган, яшьләр туй уздырган. Шундый яраткан ирен Рузилә апа! Бәхетләренең чиге булмаган – бер-берсен ярты сүздән дә аңлап яшәгәннәр. Эшләп тапкан маллары гына түгел, борчулары, шатлыклары да уртак булган.

Кияүгә чыгып, бер ел вакыт узганнан соң беренче уллары туган. Бу аларның дөньяларын тагын да түгәрәкләндереп җибәргән. Улларына бер иптәш кирәклеген аңласалар да, яңа өй салу мәшәкатьләре белән дә йөргәч, икенче баланы алып кайтырга ашыкмаганнар. Бары тик өй салынып беткәндә генә Рузилә апа икенче мәртәбә йөккә узган. Яңа нигезгә күчкәндә көмәне шактый зур булган инде аның.

– Ул вакытта эшлисе килү теләге шул кадәр көчле булды микән, белмим – өебезгә күчкәч тә, язны көтеп, ашкынып торды күңелем. Әллә нәрсәләр утыртасым килде. Үземне битәрлим хәзер: ник тиешенчә сакланмадым икән, дим. Очынып эшләп йөрүләремнең зыяны булды күрәсең – балам 8 айлык килеш туды. Туганда ук үлә ахры дип уйлаган идем мин аны. Бик авыр узды барысы да. Тик реанимацияләр аша чыгып, исән калды. Бавыр-бөерләре генә сәламәт түгел иде. Аннан соң, баш өстендәге капкачының да ачыклыгы бик зур иде, ул әкрен-әкрен ябылырга тиеш, ә минем улымда мондый уңай үзгәреш бик сизелмәде. Бер мәртәбә мунча кертеп чыгардык та, кисәк кенә хәле авырайды. Ни кычкырып еламый, ни туктамый бер төрле итеп шыңшый. Без аны ни өчен шулай булуын да аңламадык. Ике көннән соң хәле авырайды да, вафат булды. Дүрт айлык була дигәндә үлде ул безнең. Табиблар баш миенә су җыелган дип диагноз куйды…

2007нче елның октябрь аенда килгән бу хәсрәт Яхиннарның тормышын тамырдан үзгәрткән кебек була. Бала үлемен икесе дә авыр кичерәләр. Хәсрәт тизрәк онытылыр дип, тагын бер бала алып кайтырга уйлыйлар.

– Ике айдан соң кабат йөккә уздым. Хәзер тагын битәрлим үземне: ашыгасы калмаган дим. Организмым ныгып җитүен көтәргә кирәк булгандыр… Ул балам да кинәт чирли башлап, үлеп китте…

Рузилә Яхинаның төшләрендә, улы гел бер сүзне кабатлый: «Без әти белән бергә йоклыйбыз».

Рузилә Яхинаның төшләрендә, улы гел бер сүзне кабатлый: «Без әти белән бергә йоклыйбыз».

Туганда сәламәт була сабый. Аңа Нурзат дигән матур исем дә бирәләр. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, бик татлы, көтеп алынган бала булган Нурзат.

– Беренче бала туганда үзебез дә яшь идек, аңлап бетермәгәнбездер. Монысы бөтенләй башка төрле ярату иде. Ирем дә үлеп китә иде улыбыз өчен. Ул әйбәт кенә үсте, тик 2 яшендә кинәт коса башлады. Беренче мәртәбә ничек чирләве әле дә исемдә: төне буе косты, хәле бетте, агарынды – без аны больницага алып киттек. Кайларда гына тикшеренмәдек – төгәл диагноз куя алмадылар. Авыруы гел кабатлана торган булды: уйнап йөргән җиреннән бала коса башлый, бу әйбер бертуктаусыз дәвам итә, чыгарыр әйберсе беткәч су, селте чыга башлый һәм бала гәүдәсен тота алмый. Мондый вакытларда аның канында шикәре дә төшеп бетә. Системалар аша косуны бетерә торган препаратлар һәм глюкоза керткәч кенә, яңадан нормальләшә, һәм бала берни булмагандай йөри башлый. Үзе чирләсә дә, гәүдәсендә тайпылышлары юк иде, яшьтәшләреннән гәүдәлерәк тә булды әле. Тик кинәт коса башлавы гына, безгә улыбызда ниндидер билгесез авыру барлыгын искә төшереп ала иде. Больницаларга йөрүебез үзе бер вакыйга. Чаллы больницасына шундый нәфрәтле булып калдым мин. Баланы яратып карау дигән әйбер юк. Диагнозның билгесез икәнен күрделәр дә – алынасылары килми. Чирләп барасың, әле инфекционныйга җибәрәләр, әле үзләренә кире кайтаралар… Бер табибның мөнәсәбәте дә күңелгә тиде. «Балаң акыл ягыннан артта калганмы әллә синең?» – ди. «Нишләп алай дисез?», – дим. «Нигә русча белми ул, ник өйрәтмәдең?» – ди. Минәйтәм: «Ул ике яшьлек бала. Ә сез аның белән татарча сөйләшеп карадыгызмы соң? Татарчасын белә бит! Мин аны ничек тумыштан ук урысчага өйрәтим?». Бүгенге көндә дә әрнүем көчле. Шуңа сөйлим боларны…

ИКЕНЧЕ БАЛА ДА ҮЛГӘН…

Хәсрәт бер ишек шакыса, түргә үк узмый китми диләр. 2011нче елның көзендә чүп өстенә чүмәлә: Рузилә апаның ире аркасы авыртуга зарлана башлый. Кар төшкәнче комбайнда эшләгән ирнең ел саен шундый суык тидереп чирли торган гадәте булган. Шуңа, аркасы кадап азапласа да, больницага барып күренергә ашыкмаган Руслан Яхин. Хатынының үгетләүләренә дә колак салмаган. Әнә шулай итеп 3 ай вакыт узган. Мәҗбүри җибәргәч кенә, авылларындагы больницага барырга булган ир. Табиб аңа «мускулларыңа салкын тигән», дип диагноз куйган. Дәвалау алымы билгеләгәннәр, уколлар биргәннәр. Авыртынулар бераз басылса да, Рузилә апа ирендәге бер үзгәрешкә игътибар иткән: Руслан көннән-көн ябыга башлаган.

– Син нигәдер бик нык ябыгасың, дим. Ул ышанмый минем сүзләргә. Бергә эшләп йөргән иптәше әйткәч кенә, үзе дә сизә башлады. «Мин шулай ябыкканмыни?» – дип сорады. Шунда ук күңелгә: «Юньле әйбер түгелдер бу» – дигән шик керде. Бераздан ирем хәлсезләнә башлады. Төннәрен тиргә батып уяна. Муенына кабарып бер шеш килеп чыкты. Томографияләр үттек. Йөрәк һәм үпкәсе тирәсендәге лимфаларында яман шеш барлыгы ачыкланды. Бу онкологиянең иң авыр төре. Тиз бара, тиз үрчи, яшь организмнарда чыга.

Ирнең яман шеше 3нче дәрәҗәгә җиткән булган. Менә шулай больница юлын таптаулар икеләтә ешайган: башта Нурзатны дәвалау артыннан йөрсәләр, хәзер Русланның гомере өчен дә көрәш башлаганнар.

Рузилә апа табиблардан сабыеның сәламәтлеге турында турысын бәреп сорый торган булган: «үлмәсме, яши алырмы?». Чөнки вакыты-вакыты белән косып авырулар шундый куркыныч булган ки – баланың тәнен көзән җыера башлаган хәтта. Ә табиблар ананың өметен өзмәгән. «Терелер, борчылмагыз. Диетаны тиешенчә сакласагыз, витаминнар эчеп торсагыз, 7 яшьләрендә савыгып бетәр». Әнә шундый ышаныч белән яшәгән көннәрнең берсендә, Казанга тикшеренергә бара Руслан. Кайтышлый, Мамадыш районындагы дәвалаучы карчыкка кереп, улы турында сораштыра. «Балагызның бавырын чистартырга кирәк булыр», – дигән сүзләрне ишетеп, кайту белән хатынына җиткерә ул. Тик… җитешми калалар. Икенче көнне иртән үк Нурзат коса башлаган, башкалары белән чагыштырганда да көчлерәк булган аның укшулары: авызыннан ак күбекләр килгән хәтта.

– Җыендык та, больницага чаптык инде. Тик юлда барганда ул кинәт берни сизми башлады. Комага киткән икән. Реанимациягә алып кереп, укол кадаганда да, авыртуны сизмәде, диде табиблар. Әнә шулай итеп, көтеп алынган сабыебыз белән хушлашырга туры килде… Иртәнге 8 сәгать 20 минутта улыбыз мәңгелеккә күзләрен йомды.

Инде ике мәртәбә тетрәндергән бала кайгысына ирнең организмында үрчеп килгән яман шеш бәласе дә өстәлә. Русланга химия терапияләре билгелиләр.

– Химиягә бар дип әйткәннәр икән, димәк мин үләм инде, диде. Аны чак ризалаштырдым. «Син бит әле яшь, химиядән соң да яшиләр бит!», – дим. Чынлап та, беренче мәртәбә барып кайткач, хәл керде аңа. Яшәүгә өмете барлыкка килде, киләчәккә планнар корды. Шунысы гаҗәп: ни керфекләре, ни чәчләре – берсе дә коелмады аның. Больницадагы авырулар хәтта чәчләрен тартып-тартып та караганнар. «Үзеңнекеме соң бу?» – дип аптырыйлар икән. Ирем барлыгы 8 химия алды, тик аларның ярдәме булмады: шешләр кимемәде. Шуннан соң, радиоактив нурланыш билгеләделәр. Әлеге процедура ярдәмендә шешләр шактый кимеде кебек, үзе дә сөенеп туя алмады. Табиблар да, «күңел төшенкелегенә бирелмә, чир турында уйлама», – дип кайтарганнар иде үзен. Тик… Озак та тормады, сулавы авырлашты иремнең. Үпкәсенә һәм йөрәк капчыгына су җыела башлаган диделәр. Ирем, бәлки үзен тынычландырыйм диптер, Әгерҗе районындагы бер «дәвалаучыга» китте.

БАГУЧЫГА ЫШАНГАН ШУЛ

Эх, Әгерҗегә бармаган гына булсачы! Рузилә апа әле дә әнә шундый үкенү хисе кичерә. Эш шунда ки: ишек төбенә үк «Кабул итү бәясе – 1000 сум» дип язып элгән «дәвалаучы», ирне «Синдә яман шеш юк, нибары мускулларыңа салкын гына тигән», дип, ышандырып кайтарган. Әллә Русланның сәламәт булуына үзенең дә ышанасы килдеме икән – диагнозлар, анализ нәтиҗәләре барысы да «рак» дип кычкырып торса да, мин авырмыйм икән дигән ышаныч белән әйләнеп кайткан ул Әгерҗедән. Әнә шул ышанычы аркасында, дәвалауга да бармый башлаган. Бары тик хәлләре начараеп, сулавы авырлашкач кына больницага барырга риза булган.

– Табиблар үпкәсенә һәм йөрәк капчыгына су артык күп тулган диделәр. Мин аны сизә идем. Чөнки кайбер вакытта төннәрен йоклап яткан җиреннән ютәлли башлый да, сыгылып төшә – мин сикереп торып иремне дөбер-шатыр селки башлыйм. Шуннан соң гына аңына килә иде. Бәлки мин селкегәндә сулары аска төшеп китә торган булгандыр. Март аенда химия алып кайтканнан соң, иремне 21нче апрельдә тагын килергә кушып кайтардылар. Табиб отпускка китү сәбәпле, бер ай буе көтәргә туры киләчәк иде. Моны ишетеп бик борчылдык. Хәле авыраймасмы дип пошаманга калдык. Безне куркыткан уйлар чынга ашты – 10нчы апрель көне иде – иремнең хәле кинәт авыраеп китте. Чаллыга алып бардык. Хирург әйтте миңа шунда: «Сез миннән ни көтәсез, бу бит үлә торган авыру, хәлен бераз җиңеләйтә генә алам», – ди. Тик иремә моны әйтеп торыш юк инде. Аны: «Хәлең яхшыруга операция ясарбыз, яшисең әле», – дип ышандырдылар. Тик Руслан ышанды микән соң моңа? Ашый алмас дәрәҗәгә җиткән иде бит: ашыйсы килсә дә, ризыкны йотканда көчле авыртулары булгач, ашамады…

Рузилә апа тормышында әйтеп бетергесез мәшәкатьле чор булса да, мәктәптәге укыту эшен ташламаган. Чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханга әзерлисе дә бар бит… Шуңа күрә көндезләрен мәктәптә булса, кичкә ире янына больницага ашыккан ул. Ире үләсе көнне дә, гадәттәгечә мәктәптә булган. Тик йөрәге генә ешрак тибеп, нәрсәгәдер эче пошып азаплаган.

– Эшем бетүгә, больницага чаптым. Килеп керүгә шәфкать туташы әйтә: «Сезнең хәлләр авыр бит әле», – ди. Иремне реанимациягә алып китәргә торалар икән. Йөгереп кердем янына. Күзләре сәерләнгән иде инде. Гаҗәп булып китте. Санаулы сәгатьләр эчендә кеше шулай үзгәрсен әле! Ирем белән бергә реанимациягә кердем. Миңа үпкәләмәдеңме, Руслан, дим. «Юк», – диде дә, шуның белән бетте.

Күз алдында җан бирә Рузилә апаның ире. Үзе белән бергә киләчәккә корган планнарын, бәхетле, мәхәббәтле тормышларын да алып киткән кебек була ир. Хәзер ике улын да, ирен дә төшләрендә генә күрә Рузилә Яхина. Ә ул төшләрдә Нурзат инде үсеп килә, һәм гел бер сүзне кабатлый: «Әни, ә мин әти белән йоклыйм!»

Әңгәмәдәшемнең битеннән тамган яшьләрен сөртеп, җан ачысы белән әйткән сүзләре озак чыңлады колагымда: «Әле ярый янымда олы улыбыз калды. Югыйсә, белмим ничек күтәрер идем бу хәсрәтләрне. Белсәгез иде сез, сагынуым ничек көчле!»

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Тукай районы – Казан

Бәйле