Чаллыда ташлап калдырылган сабыйны нигә кызлыкка бирмиләр?

Чаллы балалар хастаханәсе территориясендә табылган кыз  инде 20 көн табиблар күзәтүе астында. Кара күзле, җирән чәчле сабыйга Светлана дип исем биргәннәр.

Светлананы апрель ахырында Кама балалар медицина үзәге янында очраклы рәвештә узып баручы пар табып алган иде. Тикшерүләр баланың бер айлык булуын күрсәтте.  Кызның эчке киемнәр чиста һәм җылы юрганга төрелгән була. Кулында прививка эзләре бар.

Аның язмышын алга таба  шәһәр опека һәм попечительлек үзәге хезмәткәрләре хәл итәчәк. Светлананы балалар йортына күчерергә җыеналар. Сабыйны кызлыкка бирергә әле иртә. Чөнки әнисенә карата җинаять эше ачылган.

Бәйле