Казанда бер әби дару составын тикшерүнең яңа ысулын тапкан [кызык видео]

Казанда бер әби дару составын тикшерүнең яңа ысулын тапкан. Ул аптекага кереп, маятнигын мазь өстендә йөртә башлый. Ләкин маятникның селкенүе әбигә ошамый һәм фармацевтка башкасын китереп бирергә туры килә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Россиядә сатыла торган һәр егерменче, ә алга киткән илләрдә хәтта һәр өченче препарат ялган икән. Шуңа күрә әбинең шикләрен аңлау кыен түгел. 

Иң кызыгы, видео астындагы комментарийларда “Мин дә тормышта бу ысулны еш кулланам ” дигәннәре дә очрый.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий