«Синең белән нинди ир торсын?! Әтигә әле кырык яшь кенә, аның матур хатын-кыз белән бәхетле яшисе килә» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Ирем белән унҗиде ел бергә яшәдек. Матур тормыш кордык, бәхетле идек. Яраткан ирем, кызым янымда, бар нәрсәм җитеш, тагын ни кирәк дип, Ходай биргән гаилә бәхетенә сөенеп туя алмадым. Тормыш һәрвакыт шулай булыр кебек тоелды. Ә көннәрдән бер көнне ирем …бүтән хатын янына китәчәген әйтте. Өстемә чиләкләп кайнар су койдылармыни?! //Татарстан яшьләре//

Гөл кебек матур тормышыбыз шул мизгел эчендә сулды. Иремнең ике елдан артык очрашып йөргән сөяркәсе булган икән! Ә минем шулай да булуы мөмкин дип уйлаганым да юк иде, кечтеки генә шик тә тумады. Иремнең “яңа мәхәббәте” минем яшьләр тирәсендәге, бер балалы, иреннән аерылган хатын булып чыкты. Аның кызына да уналты яшь, безнекенә дә. Аерылыштык. Ирем сөяркәсе янына китеп барды. Көндәшем ир минем янга кире кайтыр дип шикләнгәндер инде, бик тиз язылышып та куйдылар. Бу хакта хәзер генә тынычлап, еламыйча яза алам. Ә ул чакта йөрәгемнең ничек телгәләнгәнен үзем генә беләм. Вакыт дәвалый диләр, дөрес түгел – ярасы җанда кала аның. Һәм көн саен сыкрап, үткәннәрне онытырга ирек бирми. Әле анысы да бер хәл икән. Ирем бервакыт кызны үзләренә алып китте. Имеш, гаиләсе белән таныштыра. Ярар, сүз әйтмәдем, үз әтисе бит, аралашсын дип уйладым. Кызым ике дә барды, өч тә барды… Алардан кайткач бер сүз дә сөйләмәде. Әтисенең яңа хатыны, аның кызы белән дә уртак тел тапкан икән. Дуслашып киттеләр. Аннан җае чыккан саен шунда бару ягын карый башлады. Ә беркөнне кайтты да: “Мин әти янына яшәргә китәм, анда әйбәт, И. апа да мин дип үлә язып тора, кызы Л. белән дә дуслаштык”, – диде. Әле алай гынамы: “Син һаман мине өйрәтеп, нәрсә эшләсәм дә шелтәләп, гаепләп кенә торасың, киенә дә белмисең, үзеңне карамыйсың, – дип тезеп китте. – Эшеңнән башка берни дә күрмисең бит! Көзгегә кара әзрәк. Синең белән нинди ир торсын?! Әтине гаепләгән буласың, аны яратсаң матур киенеп, аңа ярарга тырышкан булыр идең. Син аны яратмагансың. Әтигә әле кырык яшь кенә, аның калган гомерен матур, шәп хатын-кыз белән бәхетле яшисе килә…” Телсез калдым. Авызымны ачып бер сүз дә әйтә алмадым. Кызым өстемә пычрак атты-атты да, әйберләрен җыеп чыгып китте. Шунда гына аңладым: ирнең бүтәнгә чыгып китүе хәсрәтнең зурысы булмаган икән әле ул, газиз балаңның хыянәт ачысын бернәрсә белән дә чагыштыра торган түгел. Күңелем белән аңлыйм, белеп торам: болар берсе дә кызымның сүзләре түгел. Тегеләрнеке. Ир дигәнемнең ничә ел гомер иткән хатынын шулай хурлап кызына сөйләвен, аны миңа каршы котыртуын кара син!.. Ул чакта мин ямьсез төш күрәмдер кебек тоелды. Бу коточкыч хәлләр башыма сыймады. Үз-үземә кул салыйм микән әллә дип тә уйладым хәтта. Дусларым, эштәгеләр генә үгетләп үз хәлемә кайтардылар. Психологка да күрендем. “Үз-үзегезгә кул салу турындагы уйны башыгыздан бөтенләй чыгарып ташлагыз! – дип киңәш бирде ул. – Авыр вакытлар, һичшиксез, уза. Үзегезне яратырга кирәк. Ял итегез, матурлык салонына барыгыз, сабыр булыгыз”.

Чыннан да, ярты еллап вакыт узганнан соң беркөнне эштән кайтып керсәм, кызым көтеп утыра. Ул: “Әни, бәгырем, зинһар, гафу ит! Теге чакта мин сиңа әллә ниләр әйтеп бетердем. Сине борчуга салдым, барысы-барысы өчен дә кичерсәң иде. Сине үги әнигә алыштырып, мин җүләр булганмын”, – дип кочаклап алды да, икәүләшеп рәхәтләнеп еладык. Әтисенең хатыны башта гына әйбәт булып күренгән. Аннары минем кызның аларга кирәге калмаган, көн дә тавыш-гауга чыккан. Кызым түзә алмаган, кайткан. Аны яныма утырттым да: “Кызым, балакаем, син чыгып киткәч, әллә ничә тапкыр үләргә җыендым. Ходайга мең рәхмәт: куркыныч адымнан йолып калды. Мин булмасам, син кем янына кайтыр идең?” – дидем. Балакаем, күзләрен тутырып карап, муеныма сарылып тагын үкереп елый башлады. Шул көннән соң ул тормышка бүтәнчә карый, олыларча акыл йөртә башлады. Мин хәзер аның иң кадерле кешесе, якын дусты. Беләм, минем хәлдә калучы ханымнар шактый бу җирдә. Аларга киңәшем бар: ашыгып, ялгыш адым ясый күрмәгез, вакыт узу белән тормыш дигәнең барысын да үз урынына куя, сабыр булырга кирәк. Ә ирем ике елдан соң кайтып аяк астыма егылды. Үкенүен әйтте, гафу сорады. Ләкин аның хыянәтен кичерергә күңел киңлегем җитмәде. Дөрес эшләдемме, белмим…

ЭЛЬВИРА И. Казан.

Бәйле