Элвин Грей яман шеш белән чирләгән? [видео]

Вконтакте челтәрендә Элвин Грей исеме белән теркәлеп акча эшләүчеләр күбәеп киткән.

 

Мошенниклар җырчының җанатарлары белән элемтәгә кереп, яман шештән операция ясату өчен зур күләмдәге акчалар кирәк булуы хакында әйтәләр. Мәгълүматны беркемгә дә таратмыйча гына яндекс кошелекка акча салырга сорыйлар. “Дуслар, зинһар ышанмагыз! Мин Аллага Шөкер, исән-сау. Башкаларга да шуны ук телим. Мошенникларга акчаны кире кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итү юләрлек, әлбәттә. Шулай да… Аз гына намусыгыз булса, кызларга акчаларын кире кайтарыгыз! Андый әйберләр белән шаярырга ярамый. Алла бөтенесен дә күрә” – дип язган ул Вконтактеда.

 

Бәйле