Артистлар балаларына күз тиюдән куркамы? Зөлфәт Зиннуров, Ландыш, Иркә, Дилә фикере [фото-видео]

Күз тию, күз тидерү ише ырым-шырымнарга ышанучылар да бүген “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” колларына әйләнде. Танылган шәхесләрнең, җырчы-артистларның балаларын да шуннан күреп танышабыз. Йолдызлар үзләре сабыйларының фото-видеоларын меңләгән аудиториягә күрсәтүгә ничек карый икән? Начар күзләргә ышаналармы? Бу хакта үзләреннән сорадык. //Интертат.ру//

Зөлфәт Зиннуров, 2 кызы бар:

 

 

 

 

 

— Зәлияне мин 5 яшькә кадәр социаль челтәрләргә куймаска тырыштым. Хәзер менә әкрен генә, төрле рольләргә кертеп, видеолар куя башладым. Менә бу минем кызым, җимешем дип кенә түгел, ә миниатюралар, пантомималар эшләп. Күз тиюләргә ышанмыйм, ышанасы да килми. Ләкин саклану комачауламый. Күз тиюләргә, бозымнарга, сихерчеләргә минем хатыным ышана. Баштарак ул минем Зәлияне куюыма каршы иде, хәзер ияләнде, сүз әйтми. Вакыт инде, баланы кешедән качырып яткырып булмый бит, базда тоткан күк. Мин моның начар ягын күрмим, кемнең куясы килсә куйсын, нәрсәсе бар инде аның?

Ландыш Нигъмәтҗанова, 3 бала әнисе:

 

 

 

— Курку дигән нәрсә бар инде ул. Ләкин балаларны гомер буе качырып ятып булмый бит инде. Күз тиюләрдән догалар укып сакланабыз. Мәчетләргә алып барып өшкертәбез.

Дилә Нигъмәтуллина, кызы бар:

 

 

Хәзер бөтен социаль челтәрләр балаларның фото-видеолары белән тулган инде. Күз тиюдән куркып яшәсәң аны бөтенләй куймаска кирәк алайса. Аларны кешеләр начар күз белән карамыйлар бит инде, кызыксынып карыйлар. Хәзер балалар да икенче бит. Үзләре үк “Инстаграм”да, “ВКонтакте”да утыралар, селфи ясап үз фотоларын куялар. Аның дөньясы шундый хәзер. Моңа ияләнергә һәм уңай яктан карарга,  бу тормышка җайлашырга кирәк.

Булат Бәйрәмов, 2 кызы бар:

 

 

— Безнең балаларның социаль челтәрләрдә үз “битләре” юк. Олы кызыбыз “ВКонтакте”да үзен теркәргә теләгән иде, без каршы килдек. “Кирәк түгел ул сиңа, кызым, анда бернинди кызык әйбер дә юк, 14,16, 18 яшең тулгач ачарсын”, — дигән идек, безгә әйтмичә ачып куйган барыбер! Ләкин анда озаклап утырмый. Үзе кызыксынган кешеләрнең “битләре”нә кереп карап ала да, чыга. Фотографияләрне куюга килгәндә, без үз балаларыбызныкын башкалар шикелле күп куймыйбыз әле! Бәләкәй чакларын исә гомумән куйган булмады. Соңгы вакытта гына берничә фото урнаштырдык. Күз тию дигәннән, булырга мөмкин… Начар күзле кешеләр була. Аннан без догалар укып сакланабыз. Кызларыбызга нинди эшкә тотынсалар да, ашарга утырсалар да, йокларга ятканда да бисмилла укырга кушабыз. Шулай эшләгәндә, күз тию куркынычы кимидер дип уйлыйм. Бу турыда уйлансаң, бөтен нәрсәдән куркып яшәргә була инде! Күп тамашачыга безнең балаларыбызны, гаиләбезне күрү кызык бит. Кемнәрдер әле яңа туган балаларының фотоларын да урнаштыра, без бит алай эшләмибез. Көндәлек тормышыбыз белән генә таныштырып барабыз.

 

Иркә, 3 бала әнисе:

 

 

 

 

— Уртанчы кызым Әминәне бик куясым килмәгән иде, әмма ул минем арттан: “Әни, мин җырлыйм, син мине видеога төшереп интернетка куй”, -дигәч каршы килә алмадым. Баланың күңелен төшерәсем килмәде. Бик шук, бик оста ул безнең. 3 кенә яшь булса да. Кечесе Сөембикәне дә күрсәтәсем килмәгән иде, тамашачылардан бик күп сораулар килә башлады. “Нәрсә, сезнең ул балагыз белән берәр нәрсә не то мәллә?”, “Нишләп сез өченче балагызны күрсәтмисез?” дип язалар иде миңа. Шуннан соң аның фотоларын әз-мәз куйгалый башладым.

Минем ирем андый нәрсәне бик яратып бетерми. Гаиләне социаль челтәрләрдә куюга каршы. Әмма минем бераз булса да туганнарга, дусларга, тамашачыларга гаиләмне күрсәтәсем килә.  Ул бит мактану түгел. Әминәне үзем белән концертларга алып йөрим. Кайтканнан соң ул балага бик каты күз тия. Бик үткен ул безнең. Күз тиюләрдән бары тик догалар укып, мәчеткә алып барып, авылга кайткач әбидән укыттырып шулай сакланабыз.

Хәзер чыннан да уйлана башладым – балаларымның фото-видеоларын сирәгрәк куясы булыр. Башкаларныкын карагач та туйдыра, көн саен баласын күрсәтеп торучылар бар бит. Минем исәп социаль челтәрләрдә игътибарны күбрәк иҗади эшемә бирү. Балаларымны күрсәттем, халык тынычланды бугай инде, күрде. Җитәр.

 

Галия РАХМАН

Бәйле