Илсөя Бәдретдинованың элекке ире, продюссер Илфак Шиһапов вафат [фото]

49 яшендә танылган журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһаповның вафаты турында билгеле булды.// Аzatliq //
Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче Илфак Шиһапов 49 яшендә вафат булган.

Илфак Шиһапов белән эшләүче җырчы Илназ Гарипов Азатлыкка әйтүенчә, аңа әлеге кайгылы хәбәр бүген иртән килеп ирешкән. «Мәйдан» телеканалыннан шалтыратып әйттеләр», диде ул.

Илназ Шиһапов белән соңгы тапкыр 8 май көнне телефоннан сөйләшкән. «Авылга кайтып барам дип әйткән иде. Шуннан соң инде аралашмадык», диде ул.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Илфак Шиһапов: «Татар басмаларын сатуым – милләт дип бәлки соңгы талпынудыр» дип белдергән иде.

Берничә көн элек үзенең Вконтакте сәхифәсендә ул хушлашу мәгънәсендәге сүзләр язган.

 

Бәйле