«Бала тудыру — үлем белән күзгә-күз очрашу түгел ул»[табиб белән әңгәмә]

-- Чулпан

Урамда без көмәнле хатын- кызларга соклану катыш гаҗәпләнеп карыйбыз. Ай- һай, якты дөньяга бала тудыру- зур батырлык икән бит ул! Ә бүгенге көндә, киресенчә, бала табуга караганда, аны тудырмау, карында чакта ук юк итү- гадәти күренешкә әверелеп бара. //Үз өем//

Әнә, чәчләренә чал кунган кайбер өлкәннәр дә: ике балаң булдымы, өченчесен таба күрмә берүк,- дип киңәш бирә. Күбебез карындагы бала гомерен өзү- кеше үтерүгә тиң гонаһ икәнен дә белә. Аклану өчен, бөтен гаепне заман авырлыгына сылтыйбыз. Ә өлкән буын бездән авыррак заманда, ачлык елларында курыкмыйча дистәләп бала тәрбияләгән бит. Соңгы вакытта илдә демографик кризис дип тә лаф орабыз. Чөнки, үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк, диләр.

Бала төшерүнең медицина күзлегеннән караганда да никадәр зыянлы булуы хакында безгә Казан шәһәренең 3 нче бала тудыру йорты гинекология бүлеге мөдире Сания Хәкимҗанова сөйләде.

-Аборт наркоз белән ясала, шуңа күрә күпләр, аның бернәрсәсе юк, дигән фикердә тора,- диде ул. – Бүген нәфис затларның күбесе җаннан җан яралуны түзеп булмаслык газапка, ә йөрәк астында бала йөртүне авыруга саный. Шуңа күрә, бер генә тапкыр һәм бары тик наркоз астында гына бала табарга мөмкин дигән фикердә тора алар.

-Сания ханым, безнең әбиләребезнең җидешәр һәм аннан да күбрәк бала тапкан. Ни өчен шулай “сыек” икән соң бүгенге буын?

-Мөгаен, аңлату, тәрбия җитмәүдәндер. Кыз балага әни булуның нинди зур җаваплылык, шатлык икәнен, һәм бала тудыру- үлем белән күзгә- күз очрашу түгел, ә табигый күренеш икәнлеген аңлатып, алдан әзерләү кирәк.

-Димәк, аборт- тәрбиясезлек галәмәте?

Туарга өлгермәгәннәр

Хатын- кызларның өчтән бер өлеше (32 проценты) җенси тормышны 18 яшькәчә, гаилә корып тормыйча гына, ә 16 проценты 16 яшькәчә башлаган икән, һәр ун хатын- кызның берсе чит ир- ат белән очраша икән, биредә әхлак турында сөйләп тә торасы юк. Моның өстенә хатын- кызларның 60 проценты йөклелекне өзүне тыюны кеше хокукын бозуга тиң, дип саный. Нинди хокук? Үз карыныңда яралган нарасыйны үтерү “хокукымы”?

— Еш кына яралган җанны якты дөньяга тудырмаска бәяләрнең котырып үсүе, хезмәт хакын вакытында ала алмау, гомумән, фәкыйрьлек мәҗбүр итә,- диләр.

-Хәерчелектән куркып, яралган җанны кыючыларның 73 проценты никахсыз җенси тормыш белән яшәүчеләр. Әмма яшәү шартлары начар, дип никадәр генә зарланмасыннар, хатын- кызларның 70, 1 проценты түләүле медицина хезмәтенә генә мөрәҗәгать итә. Әле бер тапкыр да бала табу могҗизасын кичермәгән хатын- кыз бала тәрбияләүне үзенең тормышында кирәксез эш, артык мәшәкатькә саный. Иң аянычлысы- аборт ясатырга күбрәк яшьләр, студентлар килә. Уку йортларына килүчеләр, бала укырга комачаулый, кыенлык тудыра, дип аклана.

Аборт ясатканнан соң башка балага уза алмау куркынычы барлыгын аңламыйлар микәнни?

Ә куркыныч зур. Бүгенге көндә бездә саклануда яткан, баласын югалтудан курыккан булачак аналарның 28 проценты кайчандыр бала төшерткән. Ә әле ана булудан бөтенләй мәхрүм калган күпме хатын- кыз безгә мөрәҗәгать итә, дәвалана, бала тудыруына өметен өзми. Һәм озак еллардан соң гына баласы туган аналар да бар бит.

Бала төшерү- Ислам дине күзлегеннән караганда зур гөнаһ. Илдүс хәзрәт Фәиз бу фикерне тәфсилләп аңлатып бирде.

-Бисмиллаһир-рахманир- рахим! Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сезгә баланы бүләк итеп бирәм. Сез күпме генә тырышсагыз да, әгәр минем рәхмәтем төшмәсә, бала булмый,”-ди.

Бу мәсьәләдә Коръәннән Ибраһим галәйһис-сәләмне мисалга китерегә мөмкин. Раббыбыз: “Ибраһим галәйһис- сәләмгә Исмәгыйль белән Исхакны бүләк иттем,”- ди. Зәкәрия галәйһис- сәләм дә: “Мин инде картайдым, хатыным да гакыйрә(ягъни, бала тапмас) яшькә җитте. Әй, рәхмәт кылучы Аллаһ! Минем нәселемне дәвам иттермәссеңме?!”- дип сорый. Аллаһы Тәгаләдән әмер килә. “Яхья исемле, Аллаһының иң тугры сүзле, тиңнәре булмаган бала белән шатландырам,”- ди.

Аңлавыбызча, Аллаһы Тәгалә кемгә тели- шуңа гына бала бирә. Аның бүләк икәнен балага уза алмый интеккән хатыннан сорагыз, ул әйтер. Әнә, АКШ кебек алга киткән илдә дә һәр ун гаиләнең алтысы нәселен дәвам итә алмый. Моны Раббыбызның бер гыйбрәте, бер каһәре дими ни дисең?

Бездә дә, ун гаиләнең дүртесе, хәтта бишесе балалы булудан мәхрүм, дип сөйлиләр бит.

Хак Тәгалә: “Мин сезгә баланы бүләк итәм, сез аны ашата, тәрбияли алмабыз, дип куркасыз,”- ди. Коръән Кәримнең бер аятендә: “Балаларыгызны ачлыктан куркып үтерә күрмәгез, без үзебез аларны һәм сезне ризыкландыручы,”- диелә. Ана карынында яралгыга 4 ай булган вакытта Аллаһы Тәгалә аның язмышын яза, җан иңдерә һәм иң беренче итеп күпме ризык җыясын яза. Бала әти- әни өлешенә дә керми. Бөек Аллаһ биргән өлеш белән канәгатьләнә. Шуңа күрә, “хәерчеләр арттырасыз”,- дип әйтүчеләргә: “Аллаһ Тәгалә үзе ризыкландыра Ул!”- дип җавап бирегез.

-Илдүс хәзрәт, балага җан иңгәнче аборт ясату- баланы үтерүгә керәме?

— Аллаһ Тәгалә әйтә: “Кешенең җаны үзеннән алда туа, ул 4 айлык яралгы булгач кына түгел, бәлки, аннан да алдарак тереклек итә башлый,”- ди. Димәк, шушы вакытта гына аңа җан керә, шуннан соң гына аны үтерү- үтерүгә санала, дип акланучыларга Раббыбыз: “Сез күрмисезме- бер тамчыдан кан бөртегенә, кан бөртегеннән чәйнәлгән иткә, аннан сөяккә әверелеп, кешегә әйләнә, ягъни җан белән тән тоташа,”- ди.

Галимнәр арасында саклану чаралары да беркадәр үтерүгә якын, хәтта орлыкны үтерү дә үтерүгә керә, дип игълан итүчеләр дә бар.

Бала ничә айлык булуга карамастан, ана карынында тереклек итә башладымы, аннан котылу- үтерүгә керә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлләм бер хәдисендә болай ди: “Һәрбер бала үзенең табигый иманы һәм Аллаһ Тәгалә биргән фитраты белән туа. Шуңа күрә балаларыгыз Аллаһ Тәгаләдән бүләк- әманәт булып тора. Аны тиешенчә тәрбияләргә кирәк.”

Абортлар саны буенча Россия дөньяда иң алдынгы урыннарның берсен били: биредә мең хатын кызга 83 аборт туры килә. Әгәр дөньяга килгән һәр йөз балага ничә аборт туры килүен чагыштырсак, без АКШны -8, Англия һәм Францияне -10, Голландияне 20 тапкырга узып китәбез. Илдәге өч йөклелекнең бары тик берсе генә бала табу белән төгәлләнә. Ел саен 170 мең хатын- кыз беренче көмәнен төшертә, бу исә еш кына киләчәктә баласызлыкка китерә…

Бәйле