Казан Илфак Шиһапов белән саубуллашты [фоторепортаж]

31 май Казанда  «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә Илфак Шиһапов белән хушлаштылар. Аны озатырга татарның билгеле шәхесләре җыелган иде: артистлар, журналистлар, продюсерлар, язучылар һәм башкалар. Илфак әфәнде турында күп җылы сүзләр сөйләнде. Ахырдан аның белән сәхнә кешесе буларак кул чабып саубуллаштылар. Илфак Илдус улы Шиһапов туган ягында – Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк. //Татар тудей, Матбугат.ру//

 

 

Бәйле