Илфак Шиһаповны җирләү [фотолары]

Кичә, 31 май көнне, журналист, продюсер, күпсанлы җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягында — Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде. //Шәһри Казан//

«Аны җирләргә республикабызның танылган артистлары, җырчылары, журналистлары гына түгел, Самара, Башкортстан якларыннан да дәрәҗәле кешеләр, шул исәптән дусты Фән Вәлиәхмәтов та кайткан иде. Бөтенесе аны киң күңелле, туры сүзле журналист һәм тарихчы, продюсер буларак искә алды. Татар халкы өчен бу зур югалту булуын билгеләделәр.
Күп еллар «Заман сулышы»нда бергә эшләгән хезмәттәшебезнең үлемен без дә бик авыр кичердек. Ул безнең күңелләрдә эчкерсез, һәрвакыт эзләнүчән, ярдәмчел кеше булып һәрвакыт сакланыр. Елмаюлы йөзе күз алдыбыздан китмәс. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илфак! Якыннарына Ходай сабырлык бирсен», — дип яза «Заман сулышы».

Бәйле