Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”

-- Гульназ

Илфак Шиһапов соңгы очрашуларында Рифат Фәттаховтан Илсөяне проектларына алуын сораган.//Татар-информ//

“Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте” – бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте.

“Соңгы очрашуыбызда, 19 май көнне, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул Илсөяне кичерүен, аңа үпкәләре калмавын әйтте. Ул аны илаһилаштырып сөйләде. “Без шушы көннәрдә очрашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз”, — дип әйтте. Миннән Илсөяне проектларыма алуымны сорады, — диде Рифат Фәттахов.

“Яшерен-батырын түгел, Илсөя белән аерылышуны Илфак бик авыр кичерде. “Судка бирәм мин аны, ярдәм ит”, — дип, миңа да килде. Продюсер буларак, мин үзем дә Илсөянең кайбер гамәлләрен кабул итмим. Продюсерлык килешүе, һичшиксез, үтәлергә тиеш, авторлык хокуклары якланырга тиеш дигән фикердән мин бүген дә баш тартмыйм. Әмма Илфакның: “Илсөяне игътибарыңнан ташлама инде”, — дигән сүзләре колагымда чыңлап, бәгырьне телгәли. Илфакның: “Нариман бар бит, Нариман!” – дип өзгәләнүе хәзер дә күз алдымда”, — дип сөйләде Рифат Фәттахов.

“Илсөя – минем бик якын, бик кадерле кешем”. Бу — Илфакның сүзе иде. Бәлки, Илсөя турындагы соңгы сүзе булгандыр. Бу хакта әйтмәсәм, бу мәгълүматны яшереп калдырсам – дөрес булмас иде. Илсөя каршында да, Нариман каршында да, бигрәк тә Илфакның рухы каршында”, — ди танылган продюсер. 

Искәртеп үтик, журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов 30 майда Казандагы фатирында вафат булды.  Ул туган ягында — Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнде.  Аның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова «Татар-информ» аша мөрәҗәгать белән чыкты, Илфакның үзенә рәнҗеп китмәве хакында уйлавын белдерде.

Бәйле