Алдагы көннәрнең һава торышы билгеле, җәй киләме инде?

Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 5 июньдә, алмашынучан болтылы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көттелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. исәчәк. Төнлә һаваның минмаль температурасы +1…+6, көндез иң югары температура +12…+17 градус булачак. 

Казанда төнлә болытлы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә, һава температурасы +2…+4 градус булачак. Көндез аязучан болытлы, явым-төшемнәр көтелми, көнбатыштан талгын җил, һаваның минималь температурасы +12…+14 градус булачак. 

6 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән күпчелек районнарда яңгыр, яшен көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Синоптиклар бу көнне вакыты белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы булуын да җиткерә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4…+9, көнбатышта +12, көндез иң югары температура +12…+17 градуска күтәрелә. 

Чәршәмбе, 7 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен фаразлана. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4…+9, көндез иң югары температура +15…+20 градус булачак.

Бәйле