4 яшьлек Арслан Сибгатуллин катнашкан Андрей Малаховның «Пусть говорят» тапшыруында нәрсәләр күрсәтелми? [фото-видео]

-- Гульназ

1 июнь көнне “Беренче канал”дан барган “Пусть говорят” тапшыруын карамыйча калган кеше сирәктер. Чөнки бу көнне 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Татарстаныбызны тагын бер кат бөтен дөньяга танытты. Хәтерләсәгез, 9 май алдыннан социаль челтәрләрдә аның “Священная война” исемле җырына төшерелгән видеосы пәйда булды. Шунда ук телефоннар аша да таралып өлгерде. Шунысы кызык, әлеге язма “Беренче канал”да эшләүчеләргә кадәр барып җитә.//Сабантуй//

– 11 май, туган көнемдә «Беренче канал»дан шалтыраттылар, – дип сөйләде безгә Арсланның әнисе Гүзәл Сибгатуллина. – “Бу видео телефонга килгәч, без аны күреп шаккаттык. Шунда ук сезне эзли башладык”, – диделәр. Мине Г.Камал театры аша тапканнар. “Зинһар, беркемгә интервью бирмәгез, без беренче булырга тиеш”, – дип, Андрей Малаховның “Пусть говорят” тапшыруына чакырдылар.

– Әлеге тапшырудан нинди хисләр белән кайттыгыз?

– Оештырулары бик югары дәрәҗә иде! Самолетка билет бәяләрен, кунакханәләргә үзләре түләде, аэропорттан ук каршы алдылар. “Мәскәүдә каласыгыз килсә, тагын берничә көнгә тоткарлана аласыз, үзебез түлибез”, – дип тәкъдим дә ясадылар. Гаилә белән күптән инде беркая да чыккан юк иде. Ике көн бергәләп ял иттек. Әниебез дә безнең белән барды. Тапшыру төшерелгәндә кечкенә улыбыз Әскәрне ул карап торды. Андрей бик ачык кеше. Беренче тапкыр коридорда күрешкәндә үк: “Здраствуйте!” дип ягымлы итеп исәнләште.

– Арсланны тапшыру вакытында югалып калмас өчен озак әзерләдегезме?

– Ул безнең беркайчан, беркайда югалып калмый. Киресенчә, “күп сөйләшмә” дип тордык. Безнең сценарий буенча, Арслан Андрейга түбәтәй кидергән вакытта: “Менә бу түбәтәй. Татарстаннан алып килдем”, – дип әйтергә тиеш иде. “Ник әйтмәдең, улым?” дигәч, “оныттым” диде. Тапшыруның бик күп мизгелләрен кискәннәр иде. Арслан залдагы хатын-кызларга чәчәк алып чыга бит. Ә беренче чәчәген: “А где моя әника?” дип миңа бүләк иткән иде. Анысын кертмәгәннәр.

– Арслан – Татарстаныбызның горурлыгы. Тапшырудан соң мактау һәм рәхмәт сүзләрен күп ишеткәнсездер?

– Тапшырудан соң, Андрей Малахов белән фотога төштек. Шунда ул: “У вас удивительный мальчик! Такой артист! Талант!” – дип әйтте. Тапшыруга килгән кунаклар арасында да соклану хисләрен белдерүчеләр күп булды. Бер актриса: “Сезнең “Священная война” видеосын карагач, улым “Үлемсез полк»ка чыгарга телим”, дип белдерде”, – диде. Әлегә кадәр күп рәхмәт сүзләре ишетәбез. “Арслан җырлаганда бөтен Татарстан торып басты”, – диләр.

 

Бәйле