«Төш күрдем берсендә. Авылда берьюлы өч кешене күмәбез икән…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Аңлап та, аңлатып та булмый торган нәрсәләр бар бу дөньяда. Менә өч кенә мисал… //Шәһри Казан//

Төш күрдем берсендә. Авылда берьюлы өч кешене күмәбез икән дим. Урам тулы халык, барысы да ир-атлар, барысы да карадан киенгән, ак кәфенлеккә төрелгән өч мәетне күтәреп, зиратка таба баралар. Бу өчәүнең берсе –  безнең каршыда торган Рәвис абзый, ул чыннан да күптән түгел вафат булган иде. Мин боларга карап уйлап торам: «Ярар, – мин әйтәм, – Рәвис абзый үлде инде, ә теге икесен ник зиратка алып баралар соң? Алар исән бит әле».

Ә иң гаҗәпләндергәне шул: төштә бу икәүнең кемнәр икәнен белә идем, ә уянып киттем – хәтерләмим. Искә төшерергә тырышып күпме генә утырсам да, барып чыкмады. Озак та үтмәде… әтинең абыйсы һәм әнинең сеңлесе бер-бер артлы үлеп киттеләр.Теге дөньяга китеп барган кешенең җаны 40 көн буена туганнары арасында йөри дигән ышану бар бит. Теләмәгән җиреңнән ышанырсың! Бертуган сеңлем юл һәлакәтендә вафат булганнан соң авылдагы йортыбызга бер күгәрчен ияләште. Гади генә күгәрчен түгел иде ул, аңа карагач, бу патшабикәдер инде дип уйлап куярлык иде. Үзе ап-ак, башында кечкенә генә бик матур бүреге бар, ул күбрәк таҗны хәтерләтә иде. Койрыгы бик озын, тавис кошыныкы кебек ачылып тора иде. Аяклары күренми иде ул күгәрченнең, алар бик матур йон белән капланган иде.

Менә каян килеп чыккан ул күгәрчен авылда? Бездә генә түгел, якын-тирәдә дә декоратив күгәрченнәрне үрчетүче юк. Нигә ул гел безнең йорт тирәсендә генә очып йөрде? Ник сарай түбәсенә кунып, ишегалдындагы кешеләрне күзәтеп утыр­ды? Һәм иң гаҗәпләндергәне: сеңлемнең кырыгын уздыргач, кая югалды ул?..
Аңлап булмаслык тагын бер хәлне якын туганым сөйләгән иде. Яшь чакта каядыр барышлый, Казан аркылы үткән бу. Анда аның энесе Фәһим укыган булган, аның хәлен белергә дип тулай торакка килгән. Бүлмәдә бер егет утыра икән. «Фәһим эш белән китте, тиздән кайтыр инде», – дигән бу. Энесенең кайтканын көткәндә, аның караватында «Фаэты» исемле китап тапкан туганым, укый башлаган. Фантастик роман булып чыккан бу, Фаэты дигән планетаның һәлак булуы, андагы кешеләрнең башка планеталарга таралуы турында. Бик мавыгып укыган китапны туганым, сәгать артыннан сәгать үтә торган, ә Фәһим кайтмый да кайтмый икән.
Китәр вакыт җиткән. Тик романны укып бетерәсе килә бит инде моның хәзер! «Алып торыйм әле бу китапны, бер атнадан тагын Казанга киләсем бар, шунда кайтарырмын», – ди икән туганым Фәһимнең бүлмәдәшенә. «Юк, ярамый, – дигән егет. –  Аны башка кешеләр дә сорап караганнар иде, Фәһим беркемгә дә бирмәде, китапханәгә илтәсем бар, ачуланалар, диде. Киткәндә кат-кат әйтте, китапны сорасалар, беркемгә дә бирмәскә кушты», – дип аңлаткан студент.
Туганымның шулкадәр укып бетерәсе килгән бу китапны! «Әй, ярар ла, бер атна соңрак тапшырганга китапханәдә атып үтермәсләр әле», – дигән дә бу, теге егет күрмәгәндә генә китапны алып китеп барган.
«Өч көннән Фәһим үлде, дигән хәбәр килде, – дип сөйләде туганым. –  Казаннан алып кайтып күмдек. Өчесен, җидесен уздырдык. Бөтен сөйләшү гел Фәһим турында, һәрберсе аның белән бәйле төрле хәлләрне искә төшерә. Берничә кеше Фәһим төшемә керде, фәлән дип әйтте, төгән итте дип сөйләшәләр. Шунда Фәиз, ун яшьлек малай, әйтеп куймасынмы:
– Фәһим абый минем дә төшкә керде! «Китабымны урладылар», — диде. Исемен дә әйткән иде, хәзер әйтә белмим инде. Ат арбасының исеменә охшаган, тик «Карета» да түгел, «Экипаж» да түгел, башка төрле исем, «ф» хәрефенә башланган бугай…
– «Фаэты»мы? –  дидем, аптырап.
– Әйе, әйе, «Фаэты»! –  дип шатланды Фәиз. –  Фаетон дигәнгә охшаган дип уйлаган идем…
Менә ничек итеп ул балага андый төш керә ала? Мин бит Казанда чакта тулай торакка барганымны да, Фәһимнең китабын алып киткәнемне дә беркемгә дә әйтмәдем», – дип исе китеп сөйләгән иде туганым…
Бу хәлләрне азмы-күпме аңлар өчен шуны гына әйтеп була, кеше бит ул күнегүчән. Бөтен нәрсәгә дә күнегә кеше – матурлыкка, кабахәтлеккә, тәрбиясезлеккә күнегә, чөнки бу әйберләр аны әйләндереп алган һәм көн саен шул. Әгәр көн саен кем дә булса каһарманлык кыла башласа, кешеләр моңа да күнегәчәк, шулай булырга тиеш итеп кабул итәчәкләр. Вак мәшәкатьләр — кемгәдер шылтыратырга кирәк, каядыр барырга кирәк, ниндидер пүчтәк максатка ирешергә, нәрсәдер сатып алырга, кемнедер җүләр калдырырга, икенчесеннән үч алырга һәм башкалар, һәм башкалар — безгә боларның барысы да бик мөһим булып тоела! Чынлыкта алар өч тиенгә дә кирәкми! Чөнки вак мәшәкатьләр белән узган тормыш — буш тормыш, истә калырлык берни дә юк анда.
Ә нинди вакыйгалар истә кала? Безнең яшәешебезнең тизлеге, ритмы үзгәргән мизгелләр: гашыйк булу, чын сәнгать белән очрашу, якыныңны югалту. Андый чакларда кеше дөнья ыгы-зыгысыннан арына, бертуктаусыз чабудан туктап як-ягына карана, уйлана башлый. Хәтта иң каты бәгырьле кеше дә, озакка түгел, беркадәр вакытка гына булса да йомшара, күңеле яхшылык белән тула.

…Бик якын кешеңне югалтудан да көчлерәк шок була алмыйдыр ул. Күрәсең, андый чакларда кеше миенең активлыгы арта, гадәти тормышта кулланылмаган, кирәк булмаган мөмкинлекләре эшкә җигелә башлый.
 

Равил САБЫР

Бәйле