Асаф Вәлиевнең өйләнүен халык белми дә калган диме? [видео]

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевның буйдаклыгы темасы татар матбугатында 90 елларда бик популяр иде. Җырчыны әллә кемнәргә «өйләндереп» бетергәннәр иде ул вакытта. Аннары, «Асаф буйдак егет» дигән белән килешеп булса кирәк, җырчыны тынычлыкта калдырдылар.

Хәзер бу тема кабат баш калкытты. Асафның «чынлап» өйләнүе турында халык арасында имеш-мимешләр йөри башлады. Хәер, Казанда узган бер концерттан соң җырчы бу хакта үзе дә әйтте. Эш шунда – «Рәвешләр» юмор театры Асафның буйдаклыгы темасына төрттереп, пародияләр күрсәтә. Концерт тәмамлангач, Асаф әфәнде сәхнә артына артистлар янына сугылды. «Сез минем өйләнү, өйләнмәвемне һәм шәхси тормышым турында бөтенләй сөйләргә тиеш түгел. Сез минем өйләнүемне белмисез, мин — өйләнгән кеше! Берегезнең дә ишек төбемдә басып торганы юк», — диде концерттан соң Асаф Вәлиев. Шул рәвешчә ул «Рәвешләр»нең җырчыга күрсәткән пародиясеннән канәгать булмавын белдерде.

«Асаф Вәлиев өйләнгән» дигән сүз дөресме?» дигән сорауны артистның үзенә юлладык. Ул, үз чиратында, өйләнүен инкарь итмәде. «Папараццига кирәк әллә? Өйләнгәнче, үбешеп калып булмады…» – диде шаян телле Асаф Вәлиев.

Бервакыт алып баручы Гөлназ Сәфәрова концерт вакытында Асаф әфәндене һаман өйләнә алмаучы буйдак егет дип тәкъдим иткән. Артист Гөлназга да «кисәтү» ясаган булса кирәк. «Сәфәрова концертта мине өйләнгән дип әйткән», дип сөйлиләр», – диде Асаф Вәлиев.

Хәзер Асаф Вәлиев турында «өйләнмәгән», буйдак егет» дигән сүзләр ишетелмәс, пародияләрдә дә яңгырамас. Асаф әфәндене өйләнүе белән тәбриклибез, гаилә бәхете телибез!

Асаф Вәлиевнең өйләнгән кеше булуына ышанмаган кешеләргә моны аның үз авызыннан ишетергә чакырабыз. «Рәвешләр» театрының ютуб каналындагы видеороликта бу мизгел 36 минут 30 секундта.

Һәм инде хәтерегездә Асаф Вәлиевнең иң популяр хитын — «Эх, сез матур кызлар!» җырын искә төшерик.

 Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле