Әлфия Авзалова вафат [видео]

-- Гульназ

15 июнь иртәсендә Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың вафаты турында билгеле булды. Әлфия апага 84 яшь иде. //Азатлык радиосы//

Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе Икенче дөнья сугышыннан кайтмый. Әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Җырчы буларак 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең күренекле башкаручыларның берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Әлфия Афзалова — Татарстанның халык, РСФСР атказанган артисты, Тукай бүләге иясе.

Бәйле