Әлфия Авзалованың оныгы Рената: «Әбинең үләсен эт тә сизенде» [фото]

-- Чулпан
17 июньндә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова белән хушлашу, җырчы үзе васыять иткән тәртиптә уза. “Мине матур итеп бизәгез. Халкым мине күрсен. Минем белән хушлашсын”, — дип әйтеп калдырган җырчы. «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесе шушы урында булып, күршеләре, оныгы белән сөйләште.

Бүген, 17 июньнә, җырчының җәсәде Казанда, үзе яшәгән йортның подъезды төбенә куелды. Гомеренең соңгы елларында Миңнуллин урамы, 8нче йортта яшәгән артистка белән хушлашырга дип, бергә яшәгән күршеләре чыкты.

«Яраткан өе янына китердек», — диде кызы Зөлфия. Оныгы Рената эте белән чыккан иде. «Әнинең яраткан эте», — диделәр хушлашучылар.

 

Земфира Санатулова Әлфия Авзалованың ике ел элек ишегалдына чыгып, кәккүк булып кычкырып, күршеләрен хәйран калдырганын искә төшерде. “Өйгә кадәр ишетелде тавышы», — дип сөйләде ул.

Бу эт Себастьян кушаматлы, токымы – кәрлә такса.
2013 елда Америкада яшәүче оныгы Рената КФУга магистратура укырга керү сәбәпле, Казанга күченеп кайта. Рената этен Казанга алып кайта һәм бу эт Әлфия апа белән бер фатирда яши башлый.

—  Этем әбинең дусты иде. 2013 елга кадәр җәйләрен кайтып йөргәндә үк көчек әби белән дуслашты. 2013 елда инде минем белән Казанга торырга кайткач, бары тик аның белән генә йоклады. Әби борчылган вакытта эт аны һәрвакыт тынычландыра иде. Әби авырый башлап, хастаханәдә ятканда да эт һәрвакыт аның бүлмәсендә генә йоклады. Әбинең үләсен эт тә сизенде. Соңгы айны елап чыкты. Шуңа күрә мин бүген саубуллашыр өчен подъезд төбенә Себастьянны да алып чыктым, — дип сөйләде Рената “Интертат” хәбәрчесенә.

“Әби кая барса, эт шунда барды. Аларның дуслыгы шундый көчле иде: Әби һәрвакыт: «Бу минем этем» дия иде”, — дип искә алды Рената.

Оныгы әйтүенчә, Әлфия Авзалова этне “минем улым” дип йөрткән.

Эт аның шәхси сакчысы кебек булган, чит кешеләр килсә, өреп, яклый торган булган.
 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА. Рамил ГАЛИ фотолары

Бәйле