«Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире вафат

«Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев якты дөньядан киткән. Аңа 66 яшь иде. Ул 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа. 

«Авыр булса да әйтергә туры килә. Дустыбыз, зур журналист, яхшы редактор Исмәгыйл Шәрәфиев киткән. Урыны җәннәттә булсын», ди журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли фейсбук битендә. 

«Исмәгыйль Шәрәфиев яман шешне җиңә алмады, узган елның октябрендә генә авыруы турында белгән иде. Сигез ай эчендә янып бетте. Бүген сәгать кичке тугызынчы яртыда гомере өзлегән», дип сөйли Азатлык радиосына «Татарстан яшьләре» газеты хезмәткәре.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган «Бәллүр каләм» чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән «Лада Калина» автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.


Бәйле