Владимир Путин телевидениедән фатир сораган хатын янына килә, бүләк бирә [видео]

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Владимир Путин Ижевскка эшлекле сәфәре вакытында, элегрәк биргән вәгъдәсен үтәп, “Турыдан-туры элемтә» вакытында үзе яшәгән тузган торакка зарланган ханымының йортында булды. Баракта хатын-кыз өч баласы белән яши, дип яза ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, Президент Путин  Ижевскка «Калашников» концернын карарга һәм Машина төзүчеләр союзы бюросы һәм Саклану предприятиеләренә ярдәм лигасы утырышында катнашу өчен килде.

Элегрәк, ягъни 15 июнь көнне, Ижевскида яшәүче ханым Россия Президентына үзе яшәгән авария хәлендәге торактан 2029 елда гына күчерәчәкләре хакында «Турыдан-туры элемтә» вакытында әйткән иде. Ул чакта Россия башлыгы: «Удмуртиягә сәфәрем вакытында мин сезгә керәчәкмен», — диде һәм вәгъдәсендә торды. Яшәү өчен яраксыз булган шартларны президент өй алдыннан ук күрде. Монда яшәүчеләр көн дә куллана торган агач баскыч инде череп беткән. Барак, чыннан да, җимерек хәлдә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Владимир Путин Удмуртия башлыгына авария хәлендәге баракта яшәүче 11 гаиләне башка урыннан торак белән тәэмин итү турында күрсәтмә биргән. Әлеге гаиләләрне ел ахырына кадәр башка йортка күчерергә тиешләр. 

Бәйле