«Әтиемне дә юксынам. Әмма безне кадерләп үстергән әниебез кадерлерәк иде»

-- Чулпан

Балтачта булган коточкыч хәл бөтен республиканы тетрәндерде. Төхвәтул­линнар гаиләсендә килеп чыккан фаҗига турында кем генә сөйләмәде дә кайсы гына мәгълүмат чарасы язмады. Рәсимә белән Марсельнең ике баласы тома ятим калды. Фаҗиганең икенче көнендә кызлары Айгөлнең мәктәптә чыгарылыш кичәсе узарга тиеш була. Әмма кызга бу көнне газиз кешеләрен җирләргә туры килә. //Ватаным Татарстан//

Яратам, сагынам…

Төхвәтуллиннарның улы Рә­сил­гә – 21 яшь. Мәктәпне тәмам­лагач, ул Казан кооперация институтына укырга керә. Быел, җәйге практика узарга дип, бер оешмага урнаша. Фаҗига буласы көнне Рәсил сеңлесе Айгөлгә шалтырата. “Әтиемнең әнисе дә Балтачта яши. Әмма бистәнең икен­че башында. Сеңлемә әбие­мә әйберләр алып барырга куштым. Ул шунда чыгып киткәндә, әти белән әни гаражда калалар. Барысы да тыныч була. Безнең өйдә беркайчан да тавыш чыкмады дип әйтмим, гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормыйдыр инде ул. Ул көнне исә барысы да тыныч була”, – дип сөйли Рәсил.
Аннары ни булганын беркем дә әйтә алмый. Айгөл бер сә­гать­тән кире әйләнеп кайткач, коточкыч күренешкә тап була. Әти-әнисенең мәетен күреп кычкырган кызның тавышына күрше-тирә йөгереп керә.

“Сеңлем миңа сигез тапкыр шалтыраткан. Эштә булгач, теле­фон­ның тавышын кысып куйган идем. Берзаман бухгалтер кереп, өегездә нидер булган, диде. Шундук юлга чыктым. Үзем – рульгә, яныма бергә эшләүче Марат абый утырды. Әнием үлгәндер дип күз алдына да китермәдем. Мин аны бик ярата идем. Әтием­не дә юксынам. Әмма безне ка­дерләп үстер­гән, күкрәк сөте имезгән әниебез кадерлерәк иде, – дип сөйли Рә­сил. – Кайтып кергәч, әтинең әнине үтерүен, аннан үзенә кул салуын әйттеләр. Башта ышанмадым. Шок хәлендә йөрдем. Менә хәзер аңлый башладым кебек. Миңа да, сеңлемә дә бик авыр. Әле җитмәсә, интернетта әнинең гәүдәсе дип ниндидер куркыныч рәсемнәр куялар. Мине армиядә икән дигән сүз дә таралды. Әлегә мин хезмәт ит­мәдем. Әмма укуымны тәмам­лагач, солдатка алырлар инде”.

Сүзләр генә калды

Айгөл – бик тә акыллы кыз. Мәк­тәптә гел “бишле”гә генә укыган. “Бер тапкыр да “дүртле” алганын хәтерләмим. Әнием сеңлем белән горурлана иде. Яхшы укыганнарга ике алтын медаль би­рәләр. Айгөл Татарстанныкын – әнигә, Россиянекен исә әтигә би­рергә теләде. Әмма алар бу ме­дальләрнең берсен дә күрә алмады. Россиянекен әле шушы көн­нәрдә генә алып кайтып тапшырдылар, – дип сөйли абыйсы. – Ай­гөл дә әниебез кебек медицина өл­кәсендә эшләргә тели, килә­чәк­тә табиб булырга хыяллана. Казан дәүләт медицина акаде­мия­сенә укырга керергә җыена”. Ятим калган ике туган әниләрен кызы­ның туган көненә социаль челтәрдә язып калдырган теләкләрен укып искә ала. “Туган көнең белән, балам! Мин сине бик яратам, дөнья йөзен­дәге иң-иң кадерле кешем син минем! Алдагы көннәреңдә дә бик-бик бәхетле, сәламәт, изге күңелле булып кал! Уңышлар си­нең артыңнан калмыйча атласын! Бу дөньяны бизәп, балкып яшә, балакаем!” – дип язылган ан­да.

Түзәргә тырышабыз

Рәсил белән Айгөлгә ике яктан да туганнары булыша икән. “Җиз­нәбез җирләү мәшәкатьләре бе­лән йөрде, чыгымнарын күтәр­де. Хафизә апабыз да гел булышып тора. Барлык туганнарга зур рәх­мәтебезне белдерәсем килә. Әни­не бик сагынам. Ул безгә шулкадәр җитми. Аның кочагына сарылып, әнием, мин сине бик яратам, диясем килә. Барлык Балтач халкы хәлебезне белә. Дуслар, туганнар җылы сүзен кызганмый. Ничек тә сабыр булырга, түзәргә тырышабыз. Алда – зур тормыш юлы. Без хәзер – сеңлем белән бер-бере­безгә терәк. Нинди генә хәлләр булса да, икәү янәшә булырга тырышырбыз, – ди Рәсил. – Гаиләләр дус-тату яшәсен, яратышып өйлә­нешкән парлар бер-берләрен аң­ласын, вакытсыз гомерләр өзел­мәсен иде…”

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Бәйле