«Ике ел интекте кызым. Кулларымда үлде…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Алар, бәхет эзләп, кая гына бармый! Әмма кайгы дигәннәре артларыннан калмый гел ияреп йөри. Казанның  Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче Сания апа Гайфуллина гомере буе интегеп яшәсә дә, булганына шөкер итеп көн күрә. Тиздән 78 яшен тутыручы бу әби, үз борчуларын читкә куеп, башкаларга да ярдәм итәргә тырыша. //Ватаным Татарстан//

 Сания апа Сарман якларында туып үсә. 17се тулыр-тулмас дим­ләп кияүгә бирәләр аны. Хатыны үлеп, ике баласы белән калган Габ­дел­бәрнең хатынына әве­релә ул. Яшь кыз берни аңламый да кала. Кияү дигәннәре исә хатын-кызның кадерен белә торган кеше түгел икән. Салмыш чаклары да аз булмый, кул күтәрергә дә күп сорап тор­мый. Яшь әниләрен яклаган балаларга да эләгә. Бер ел түзгәч, Са­ния, ике сабыйны ияртеп, авылдан бөтенләйгә чыгып китә. Артыннан эзләп килүчесе дә булмый.

Ике чит баланы ияртеп, калага килгән Санияне анда беркем дә көтеп тормый. Башта яшәр урын таба алмый интегәләр. Эзли торгач, бер марҗа әби, кызганып, йортка кертә аларны. Әле бит балаларны ашатасы да бар. Бу чакта ятим кызларның берсенә – 8, икенчесенә 6 яшь була. Әнилә­ренең заводтагы эше аларны ипиле дә, әтиле дә итә. Сания исә ире­нә кызларының үзенеке түгел­леген әйтеп тә тормый. Озакламый гаиләдә тагын бер бала дөньяга килә. Бәхетләре түгәрәкләнә алар­ның. Әмма озакка түгел. Улы белән әтисе су коенырга киткән җирдән әйләнеп кайта алмыйлар. Поезд бәрә аларны. Малай шунда ук җан бирә, Марат­ның исә гомере хас­таханәдә өзелә. Сания, ике кызын кочаклап, тагын ялгызы утырып кала. Җитмә­сә, каенанасы аларны өеннән куып чыгара.

Бу юлы ераккарак – Казанга юл тоталар. Артларыннан калмый ияреп йөргән бәхетсезлектән котылу була хыяллары. Ләкин алай гына булмый икән. Казанда кияүгә чыккан олы кызы Айсылуның тормышы барып чыкмый. Төрмәдә утырып чыккан кешенең кыланмышларына түзә алмаган хатын, кеч­кенә баласын ияртеп, әнисе янына кайтып егыла. Авыруга сабышкан Айсылуны нинди генә табибка күрсәтеп карамыйлар – тик берсе дә сәбәбен таба алмый. Аптырагач, бер багучының ишеген шакыйлар. Ул исә яшь хатында бозым барлыгын әйтә. Иренең элек йөргән кызы боздырган икән. Ни генә эшләп карасалар да, ярдәм итә алмыйлар: Айсылу, 25 яшен дә тутырмыйча, бакыйлыкка күчә.

Әнисе белән апасының улын ялгыз калдырырга теләмәгән Ха­лидә 40 яше җиткәндә генә иргә чыга. Балага уза алмыйча интегә. Инде авырга уздым ди­гән­дә генә, табиблар Халидәдә яман шеш авыруы күреп ала. Тиз арада көмәнне төшерергә диләр. Әмма мәкерле авыру үзенекен эшли. Халидә баласын да югалта, үзе дә терелеп, аякка баса алмый. “Ике ел интекте кызым. Кулларымда үлде. Әни, дип өзгәлә­неп кычкырганы әле дә исемдә”, – ди Сания апа.

Хәзер ул үзе генә гомер итә. Кечкенә генә бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сата. Тиенен дә тотмыйча, ятим балаларга кием-салым, ризыклар илтә. Өйлә­неп, хатынлы булгач, әбисен­нән баш тарткан оныгы Илшатның бәхете булсын дип дога кыла. “Авыр­лыкларны күп күрдем. Төн­нәр буе елап чыккан вакытларым бар иде. Тик инде хәзер тормышыма шөкер итеп яшим, – ди Сания апа. – Пенсия түлиләр. Торыр җирем бар. Кызларым кабе­ренә барып дога укыйм. Ни язганны күрмичә, гүргә кереп булмый шул”.

Бәйле