«Кемнедер кайнана, сөяркәләр, акча җитмәү аера. Ә безне җеннәр аерды» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

Күптән түгел генә эш буенча Казанга барырга туры килде. Казан белән безнең Азнакай арасы шактый ерак. Юлда вакытымны ничек үткәрермен дип бик кайгырган идем, әмма юлдашым Рәхилә ханым бик тә сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты. Ниләр генә сөйләшмәдек аның белән. Инде барысы да сөйләнеп бетте дип уйлаган идек. Иң кызыгы алда икән әле. Сүз артыннан сүз чыгып, сүзебез җен-пәриләргә барып тоташты. Чын күңеленнән сөйләде ул. Мин шуңа да тәмен бетерермен дип, аның сөйләвен бер дә үзгәртмичә җиткерәм. //Татарстан яшьләре//

“Мин килен булып төшкән йорт бер дә тыныч түгел иде. Бертөнне мине төрткәләп уятканнарына күземне ачсам каршымда ап-ак күлмәктән, чәчләрен икегә үреп салган ак чәчле карчык басып тора. Үзе кулындагы ак яулыгын селки-селки мине сүгә: “Тор! Нигә безне каршыламыйча йоклап ятасың”. Иремне уятыр идем, ул юк – төнлә каравылда тора, ә икенчедән, караватка кагып куйганнармыни, кымшана да алмыйм. Ничек курыкканымны белсәң! Керфек тә какмый башымны юрган эченнән чыгарырга куркып яттым.

Таң аткач бу хәлне кайнанама сөйләдем. Ул көлеп: “Бастырылгансың, яңа җирдә бит син, шулай булгалый”, – дип юатты. Шуннан башланды инде мәһшәрләр. Җәй көне. Кич. Иремне эшкә озаттым. Ул чыгып киткәч, тукта, мин әйтәм, бакчага чыгып яшелчәләргә су сибеп керим әле. Караңгы төшеп кенә маташа. Төн җылы, рәхәт бит. Суларны сибеп бетергәч, бакчадагы бүрәнәләр өстенә хәл алырга килеп утырдым. Каршымда – мал абзары. Уйланып утырам. Берзаман күзем ак атка төште. Ат ашыкмый гына килде дә, абзарга кереп китте. Абзарның хәтта ишеге дә ачылып ябылды. Ә бер җил әсәре юк! Башта моңа никтер бик игътибар итмәдем. Аннан дерт итеп киттем: кайнанамнарның атлары юк бит! Җитмәсә ак ат. Сулуым кабып өйгә атылып кердем. Тагын кайнанама ни күргәнемне бәйнә-бәйнә сөйләдем. Ул янә:

– Син артык хисле, шуңа күзеңә теләсә ни күренә”, – дип көлде. Югыйсә, ул бит барысын да белгән. Улымны, безне ташлап китәр дип курыккандыр инде.

Тормыш иптәшемә, апаларына бу хәлләрне сөйләдем. Алар да мине хисле бәндәгә чутладылар. Хәтта ирем үземне “Лунатик” дип йөртә башлады. Ләкин олы апасы гына:

– Әйе, безнең нигез тынгысыз шул. Әниләр без балачакта ялгызыбызны гына калдырып китәләр иде. Мин –Колы апа, шуңа да өч бала миңа кала. Төнлә үземнең янга гел бер бабай килә: “Әйдә, уйныйбыз”, – дип җәфалый иде, – дип серне ачты.

Мин эсселе-суыклы булып киттем. Иремә: “Әйдә, аерым яшик! Мин монда башка тора алмыйм”, – дип ялындым. Әмма ул өйдән китмәячәге турында әйтте. Мин бу хакта әти-әниемә, якыннарыма сөйләдем. Әти-әнием хәлгә керүчән, акыллы кешеләр, мине тиз арада килеп алдылар. Шунда калган булсам, бәлки акылдан шашкан булыр идем. Куркудан йоклый алмаска, уйланып йөри торганга әйләндем. Уколлар кадап, тынычландыручы дарулар эчкәч кенә үз хәлемә кайттым.

– Ирең белән ничек булып бетте? – дип сорадым.

– Аерылыштык. Ул мине тилегә санап, акылсызга чыгарды. Кемнедер усал кайнана, сөяркәләр, акча җитмәүчәнлек аера. Ә безне җеннәр аерды. Кешегә сөйләсәң кеше ышанмаслык! Хәзер, Аллага шөкер, яңа гаиләм, ике кызым үсеп килә, – дип төгәлләде ул сүзен.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий