Башкортстанның Үгез авылында янгын: тугыз кеше үлә

-- Чулпан
Башкортстанда 7 август матәм көне дип игълан ителде. Бүген бу хакта премьер-министр Рөстәм Мәрданов иртән узган киңәшмә вакытында белдерде. Утырыш бер минут тынлыктан башланды дип хәбәр итә БСТ каналы. //Интертат//

Башкортстанның Бөрө районы Үгез авылындагы тугыз кешенең үлеменә китергән янгын электрүткәргечләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге («Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылды. Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзексезлеге», – дип җиткергән ул.

Башкортстанның Үгез авылында 7 августка каршы төндә, 00:24 сәгатьтә агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелде, тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде.Һәлак булучылар бер-берсенә якын туган тиешле кешеләр. 

Янгын алдыннан бу йортта бәйрәм иткәннәре билгеле. 

Янгынны сүндерүгә 27 кеше һәм 14 техника җәлеп ителүгә карамастан, утны 4 сәгать буе сүндерә алмаганнар.  
Йорт хуҗасы — өлкән яшьтәге ханым исән калган.

Бәйле